Лето в самом разгаре! Пусть это лето проходит с ограничениями, всё равно можно заняться очень многим. Так что запасёмся терпением и добавим в наш арсенал татарского полезные слова, без которых трудно представить лето. Әйдәгез, киттек!
Җәйге һава торышы – летняя погода
- Җылы – тепло
- Эссе – жарко
- Эссе һава торышы – жаркая погода
- Челлә / челлә вакыты – жаркая погода
- Корылык – засуха
- Кояш – солнце
- Кояш нурлары – лучи солнца
- Кояш кыздыра – солнце печет
- Салават күпере – радуга
- Салават күпере чыга – появляется радуга
- Чиләкләп яңгыр ява – льет как из ведра
- Чык – роса
- Чык төшә – выпадает роса
- Кырау – изморозь
Җәйге әйберләр – летние аксессуары
- Эшләпә – шляпа
- Яулык – платок
- Күзлек – очки
- Кулчатыр / шәмсия – зонт
- Эссе сугу / кояш сугу – солнечный удар
- Башка киеп йөрергә кирәк, кояш сукмасын – нужно носить головной убор, тогда возможно получить солнечный удар
Җәйге күңел ачулар – летние развлечения
- Су коену – купаться
- Кояшта кызыну – загорать
- Квадрациклда/ велосипедта йөрү – кататься на квадрацикле / велосипеде
- Роликларда /скейтбортда йөрү – кататься на роликах / скейтборде
- Йөгерү – бег
- Су буенда ял итү – отдыхать у воды
- Таң каршылау – встречать рассвет
- Пикникка чыгу – выйти на пикник
- Учак ягу – развести костер
- Учакта уха пешерү – приготовить уху на костре
Әйдә балыкка! – На рыбалку!
- Балык – рыба
- Балыкчы – рыбак
- Балыкка бару – идти на рыбалку
- Балык тоту – ловить рыбу
- Балык тоту тыела! – запрещено ловить рыбу!
- Балыкка барасы килә – хочу пойти на рыбалку
- Балыкчы көймәсе – рыбацкая лодка
- Балык тоту кирәк-яраклары – рыболовные снасти
- Балык тоту сезоны – рыболовный сезон
- Балык чиләге – ведро для рыбы
- Кармак – удочка
- Челтәр / сетка – сетка
- Калкавыч, чирткеч – поплавок
- Кармак салдым – забросил удочку
- Суалчан / корт – червяк
- Чиертә – клюет
- Балык яхшы чиертә – иметь хороший улов
- Балык начар чиертә – иметь плохой улов
- Балыктан уха пешерәбез – варим из рыбы уху
- Балык кылчыгы тамакка кадалды – У меня застряла кость в горле!
- Сез балыкны кайда тотасыз? – Вы где ловите рыбу?
- Анда балык яхшы чиертәме? – Там улов хороший?
- Балыкка үзегез генә барасызмы әллә дуслар беләнме? – Ты рыбачишь один или с друзьями?
- Кышын балыкка йөрисезме? – Вы занимаетесь рыбалкой в зимнее время?
- Балыкны нәрсәгә тотасыз? – Чем Вы рыбачите?
- Нинди балыклар тотасыз? – Какую рыбу Вы ловите?
Балык исемнәре – Названия рыб
- Чуртан – щука
- Алабуга – окунь
- Корбан балыгы – лещ
- Табан балык, кәрәкә – карась
- Шыртлака; чәнечкеле пумала – ерш
- Җәен балыгы – сом
- Бәртәс – язь
- Кызылканат – красноперка
- Сөмбаш – семга
- Сөләйман балыгы – лосось
Что обычно человек делает летом?
- Себерке җыя – собирать веники
- Җиләк җыя – собирает ягоды
- Гөмбә җыя – собирает грибы
- Балыкка бара – ходит на рыбалку
- Су коена – купается
- Мәтрүшкә җыя – собирает душицу
- Күке кычкырганын тыңлый – слушает, как поет кукушка
- Шашлык кыздыра – жарит шашлыки
Җиләк җыябыз – Собираем ягоды
- Җиләк – ягода
- Каен җиләге – земляника
- Кура җиләге – малина
- Җир җиләге – клубника луговая
- Мүк җиләге – клюква
- Күк җиләге – голубика
- Кәрзин – корзина
- Җиләк җыям – собираю ягоды
- Җиләкле урын – ягодная поляна
- Җиләк быел бик күп – нынче ягод много
- Кәрзинем тулды – корзина моя полная
- Кура җиләге бик файдалы – малина очень полезная
- Җир җиләгеннән кайнатма ясадым – из луговой клубники приготовила варенье
- Каен җиләгеннән джем сатып алдым – купила земляничный джем
Гөмбә җыябыз – собираем грибы
- Гөмбә – гриб
- Гөмбәче – грибник
- Гөмбәле пюре ашы – грибной суп пюре
- Гөмбә җыю – собирать грибы
- Гөмбә җыйганда адаштым – заблудился, когда собирал(а) грибы
- Ашый торган гөмбә – съедобный гриб
- Агулы гөмбә – ядовитый гриб
Гөмбә төрләре:
- Каен гөмбәсе – подберезовик
- Әтәч гөмбәсе – лисички
- Баллы гөмбә – опята
- Чуар кулчатыр гөмбә – пестрый зонтик
- Чебен гөмбәсе – мухомор
- Томсык гөмбә - бледная поганка
- Майлы гөмбә – маслята
- Ак гөмбә – белый гриб
Ну а теперь обсудим лето в разговорных диалогах:
ДИАЛОГ: Миңа эссе!
- Җәмилә: Абау! Эссе!
- Зөһрә: Әйе, челлә! Бу бөке кайдан килеп чыкты тагын?!
- Җәмилә: Урамда ничә градус икән?
- Зөһрә: Бүген 35 градус җылы була дип әйттеләр.
- Җәмилә: 35 кенә түгел, 40тыр монда.
- Зөһрә: Машинадан чыгасы да килми, кондиционер эшләгәч, монда рәхәт әле.
- Җәмилә: Миңа эссе!
ДИАЛОГ: “Балыкка барасыңмы?”
- Булат: Сәгыйт, сәлам! Ничек хәлләр?
- Сәгыйть: Сәлам! Хәлләр яхшы, үзеңдә?
- Булат: Яхшы, әле мин ялга чыктым. Ниһаять өч елга беренче тапкыр.
- Сәгыйть: Дөрес ял кирәк. Ләкин мин сине беләм, икенче көнне үк эшкә чыгарсың “мөһим эшләр” эшләргә.
- Булат: Юк, быел яхшылап ял итергә исәп. Пикникка чыгып, шашлыклар пешереп. Әле менә сиңа әйтәсе идем: иртәгә балыкка барасыңмы безнең белән?
- Сәгыйть: Кызык сорау. Мин бит “оста” балыкчы. Минем кармакларым да юк.
- Булат: Миндә бар кармаклар, әллә ничә. Бирермен.
- Сәгыйть: Яхшы, иртәгә кайда, ничәдә очрашабыз? Мин казанны алырмын.
- Булат: Әйдә 4.00 без сине кереп алабыз.
- Сәгыйть: Бигрәк иртә.
- Булат: Балык иртән яхшы чиертә.
Ну что же, а теперь время традиционного теста! Проверьте, хороши ли вы усвоили всю лексику и фразы:
Как вам наш урок? Пишите нам на почту (eydetat@gmail.com) и в соцсетях, что понравилось, а что нет. Напоминаем, что вы также можете учить татарский с помощью наших курсов "разговорный татарский для начинающих" и "разговорный татарский для продолжающих".
Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Встретимся на следующем занятии. Сау булыгыз!