Татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, шәһәрдә коронавирус таралуга каршы ашыгыч чаралар күрелергә тиешлеге турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыккан Галимҗан Зарипов эшеннән алынган. Бу хакта конгрессның рәсми сәхифәсендә хәбәр ителде.
Зарипов үзе Азатлыкка аның вазифаларын ике атна дәвамында Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров башкарып торачак дип килешенгәнен әйтте.
"Мин авырып киттем. Коронавирус дигән шик бар. Бүген табиб килде һәм ике атна ятарга кушты. Хатынымның да, минем дә температура күтәрелде, йөткерәбез. Дарулар эчәбез.
Бүген Данис Шакиров һәм Чаллы башкарма комитеты вәкиле катнашында видеоэлемтә аша җыелыш узган. Мин анда катнашмадым. Безнең Чаллы бүлегенә 13 кеше керә, җыелышта шуның алтысы гына катнашкан. Димәк кворум җыелмаган. Катнашканнарның өчесе, Зарипов үзе булмый торып бернинди карарга килмибез, дип әйткән.
Шуннан мин изоляциядә вакытта, ике атна дәвамында вазифаларны башкаручы итеп конгресс рәисе урынбасары Данис Шакиров кала дип килешенгән. Бернинди тавышка куюлар булмаган. Терелеп чыккач вазифамда калырга тиеш буламдыр. Мин бернинди гариза да язмадым", дип сөйләде Галимҗан Зарипов.
Азатлык мәсьәләне аңлатуны сорап Данис Шакировның кесә телефонына да шалтыратты, әмма ул телефонын алмады.
Бу җыелышка бер көн кала конгрессның Чаллы бүлеге әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова конгресс Галимҗан Зариповны вазифадан алырга җыена дип язып чыкты. Моңа ачыклык кертүне сорагач Зарипов:
"Куркалар инде алар. Мөрәҗәгатьтә бит "күп кеше җыела торган чаралар уздыруны да булдырмаска кирәк" дигән җөмлә бар. Шул канәгатьсезлек уяткан. Башкаларына дәгъва юк. Алар мине алып, алдан чарасын күреп куймакчы була инде.
Мине бу вазифага халык сайлаган, халык кына ала ала. Без бит хезмәт хакына эшләмибез. Мин үзем сорап гариза язсам гына, тавыш биреп эштән җибәрә алалар. Безнең Чаллы бүлегендәге 13 кешенең икесе профессор, җидесе фәннәр кандидаты. Сине эштән алсалар, без барыбыз да китәбез дип әйттеләр", дигән иде дүшәмбе көнне Зарипов.
Утырышта катнашкан конгрессның Чаллы бүлеге әгъзаларының берсе Тәлгать Әхмәдишин Зарипов вазифасыннан кануни алынмады дип саный.
"Безгә җыелышта Рамил Хәлимов (Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары) һәм Данис Шакиров та Галимҗан Зарипов үзе китәргә теләк белдерде дип әйттеләр. "Шуңа җитәкчелекне үземә алам", диде Шакиров. Мин һәм башкалар да аның гаризасын күрсәтегез дип тә әйтеп карадык, чөнки, мин Галимҗан абый белән иртән сөйләштем, ул китәм дип әйтмәде, дидем.
Ул коронавирус турында язган мөрәҗәгате сәбәпле алынганын халык бит аңлый дип тә әйтеп карадык. Конгрессның Чаллы бүлеге әгъзасы Рөстәм Вәлиев: "Китәргә теләк белдергәнен үз авызыннан ишетәсе иде" дип әйтте. Ләкин алар: "Авырып тора, шул сәбәпле катнашмый. Без аның белән сөйләштек, ул үзе теләк белдерде" диде. Анда тавышка кую да булмады. Шакиров алты кешегә белдерде дә шуның белән бетте. Ул җыелыш 10-12 минутта тәмамланып та куйды. Ә Галимҗан Зарипов бөтенләй китәргә теләк белдермәгән булган. Кеше әйтмәгәнне әйтте дип белдерүләре гаҗәп инде.
Галимҗан абый эшли башлагач, Чаллы бүлеге эшчәнлеге җанланып китте, чөнки аның шәһәрдә абруе да зур. Күп кешеләрне белә. Депутат та булып торды. Шуңа без моның белән килешмибез. Кануни алынмады. Без әле бу хакта якын көннәрдә бергә җыелып сөйләшәчәкбез", диде Азатлыкка Әхмәдишин.
Әхмәдишин әйтүенчә, татар конгрессы сәхифәсендә утырышта катнашты дип эленгән фотодагы кешенең кимендә берсен ул бөтенләй белми.
"Мин ул кешене күрмәдем, аны белмим. Ә өстә торган Рөстәм Хуҗин (Чаллының мәгариф идарәсе башлыгы - ред.) ул кеше түгел, ә фото гына бугай, чөнки бер тапкыр да селкенмәде", диде Әхмәдишин.
Фәүзия Бәйрәмова да Facebook сәхифәсендә: "Без, Чаллы шәһәре җәмәгатьчелеге, татар конгрессының Чаллы бүлеге әгъзалары, бу гаделсез карар белән килешмибез. Бөтендөнья татар конгрессы алга таба да шушы фикерендә кала икән, без Чаллыда альтернатив оешма төзергә мәҗбүр булачакбыз", дип язды.
Юрист Ирек Биккинин әйтүенчә, кворум булмаса, җыелыш карарының юридик көче юк. Нигезнамәдә гомумән онлайн утырыш дигән форма да юк. Хәтта кворум җыелса да, кабул ителгән карарның юридик көче юк булып чыга ди ул.
Татарстан хөкүмәте акчасына тотылган Дөнья татар конгрессы узган атнада гына Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирергә чакырып, асылда урыслаштыруны һәм федерациядән ваз кичүне хуплап чыккан иде. Конгресс белән эшләгән кайбер татар оешмаларында бу зур аңлашылмаучанлык уятты.