Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нульләштерү схемасы: Путин төзәтмәләре ишек төбенә китерелә


Русия Конституциясен үзгәртү өчен тавыш бирүнең беренче көне (язмыш шуклыгы диярсең, ул Джордж Оруэлның туган көненә туры килде) казаннарга бер яңалык алып килде: хакимият күчмә тавыш бирү урыннарын шәһәр автобусларында урнаштырган һәм алар торак йортлар янында ук килеп туктый. Сайлау комиссиясе әгъзасы Искәндәр Ясавиев хакимият моның белән сайлаучыга чираттагы "аю хезмәте" күрсәтә дип саный. Аның фикеренчә, мондый күчмә тавыш бирү урыннары коронавирус таралу ягыннан күпкә куркынычрак һәм тавыш бирүчеләрне бутый гына. "Idel.Реалии" хәбәрчесе шушы "ноу-хау"ны өйрәнде.

Иске бистәнең җәяүлеләр зонасы янында, Татарстан һәм Каюм Насыйри урамнары чатында тукталган кызыл автобусның якты таблосында сәер "Ж" хәрефен хәтерләткән йолдызчык яна һәм "По заказу"дигән сүзләр яна. Тукталыш урынын искә алсаң, төрлесен фаразлап була. Йә бу автобус Иске бистәгә ниндидер делегация әгъзаларын экскурсиягә алып килгән, йә аның эчендә хатын-кызлар өчен бәдрәф урнашкан. Җитмәсә, автобуста урта ишекләр каршында пәрдәле кабина да бар.

Юк икән, бу урын — югарырак дәрәҗәдәге ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен икән. Сүз русиялеләрнең Конституциягә инде күптән өлгергән дистәләрчә төзәтмәләр кертү ихтыяҗы турында бара, ярты ел элек кенә алар турында белүче дә юк иде.

Мин соң килдем — ике тулганда, күчмә тавыш бирү урыны инде эшен тәмамлап ята иде. Ике ир-ат урамда торган өстәлне автобуска кертә. Автобус эчендә машина йөртүче, полиция хезмәткәре һәм ак халатлы ике ханым (бу автобусны үз йорты янында күреп алган Искәндәр Ясавиев соңрак бу ханымнарның сайлау комиссиясе әгъзалары икәнен әйтте). Барысының да йөзләре шатлыксыз. Мин ир-атлар артыннан автобуска керергә теләдем, ләкин ишек минем борын төбендә ябылды. Бәлки, бу минем кулдагы камерага реакция булгандыр.

Искәндәр сөйләвенчә, подъезд керешенә беркетелгән бер игъланда 25 июнь көнне 9дан алып 14 сәгатькә кадәр йорт янында "тавыш бирү урыныннан читтә тавыш бирү оештырылачак" дип язылган булган.

— Дөресен генә әйткәндә, мин берәр чатыр корырлар дип уйладым, — ди Искәндәр, — аны кайда куярлар икән дип иртән тәрәзәдән карап торадым. Чынлыкта күпкә гадирәк булып чыкты...

Бу күчмә тавыш бирү урыны эшен күзәткән Ясавиев сүзләренчә, беренче сәгать эчендә нибары ун кеше тавыш биргән.

— Бу ун кешенең өчесен генә безнең йортта яшәүчеләр дип беләм. Калган җидесе миңа таныш түгел, — ди Искәндәр.

Беренче берничә кеше сайлау комиссиясе әгъзаларының танышлары булып чыкты. Аларның берсе, тавыш биргәч, гомумән ярдәм итәргә калды. Һәрхәлдә, бу эшне оештыручыларга ул ят кеше түгел иде.

Тулаем алганда, халык Русия Конституциясен үзгәртүгә карата үз фикерен белдерергә бик ашыкмый, дип нәтиҗә ясый Искәндәр. Гәрчә сайлау комиссиясе әгъзаларының берсе ишегалды буйлап үтеп баручыларны автобуска чакырып йөргән булса да.

Сүз уңаеннан, "Idel.Реалии" хәбәрчесе үзенең Горки бистәсендә дә нәкъ шундый тавыш бирү урыны итеп көйләнгән кызыл автобуска тап була. Андагы манзара тагы да күңелсезрәк иде ди ул. Автобус эчендә битлек кигән нибары ике кеше утырган, шуларның берсе хәбәрче кулындагы камераны күргәч куркуга калган.

Кондуктор урындыгында үтә күренмәле тартма тора. Әлеге автобусның маршруттан ни өчен алынганын һич аңларлык түгел. Тыкрыкта күргәч, башта машина йөртүче монда капкалап алырга җыена икән дип уйлап куйдым.

Сайлау комиссиясендә хәлиткеч тавыш хокукына ия булган Искәндәр бу тавыш бирүдә эшләүдән баш тарткан. Күргәненнән чыгып, дөрес эшләгәнмен икән, ди ул.

— Бу процедураны күзәтеп, аның никадәр үтә күренмәле булмавына, гражданнар тарафыннан ни дәрәҗәдә контрольдә тотылмавына тагын бер кат инандым. Автобус монда 9дан 14 сәгатькә кадәр булган һәм аннары, бәлки, сайлау комиссиясе ягына киткәндер... Бу вакыт эчендә тартмалар контрольдә тотылмый. Теләсә кайда күпмедер вакытка туктап, анда бер кочак бюллетеньнәрр салып була... Һәм автобусларда урынның бик тар булуына игътибар итәргә кирәк, анда бернинди имин дистанция турында сүз бармый. Комиссия әгъзалары һәм тавыш бирүчеләр арасында, әлбәттә, бернинди метр ярым-ике метр ара юк иде. Минемчә, бу автобуслар инфекция тарату куркынычы ягыннан, мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм башка урыннарда урнаштырылган гадәти стационар урыннардан күпкә куркынычрак.

— Аларында урын күбрәк булгангамы?

— Әлбәттә. Мин күзәткәндә автобус эчендә даими алты кеше булды, шул исәптән йөртүче, комиссиянең ике әгъзасы, ике полиция хезмәткәре һәм тавыш бирергә кергән кеше. Ярый әле алар берәм-берәм керде... Комиссия әгъзалары минем алда гражданнарга: "Без монда тугыздан икегә кадәр эшлибез, ә көндезге өчтән сез мәктәпкә барып тавыш бирә аласыз" диде. Күрәсең, бу бер сәгать — комиссия әгъзалары һәм башкалар өчен төшке аш тәнәфесе. Һәм мин тагын үз сорауларымны кабатлыйм: бу вакытта бюллетеньнәр кайда урнашкан, шул вакыт эчендә аларны күпләп тартмага салып булмыймы? Безнең сайлау комиссияләре тулысынча җирле администрация контролендә булуын исәпкә алганда, минемчә, мондый мөмкинлек бар.

— Мине әле тагын график дигәне борчый. Димәк, көннең беренче яртысында алар монда чакырганнар, төшке аштан соң боларның барысы да мәктәпкә күчкән — һәм, димәк, минем гади сайлаучы башымда ботка. Әгәр мин тавыш бирергә теләсәм, кая барырга?

— Сез хаклы. Подъездларга беркетелгән белдерүләргә карасак, анда төрле көннәрдә төрле вакыт, ниндидер бик сәер график. Бу да кешеләрне бутый, билгесезлек өсти. Шуңа күрә, минемчә, моңа аек акыл белән караган бер генә реакция була ала — бу тамашада катнашмаска һәм моның ише процедуралар белән пычранмаска.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG