Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фәрит Гыйбатдинов авылын, табигатен, милләтен яраткан милләтпәрвәр иде"


Фәрит Гыйбатдинов (1959-2020)
Фәрит Гыйбатдинов (1959-2020)

Чуашстан татар милли-мәдәни мохтраияте рәисе, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Фәрит Гыйбатдинов туган авылы Урмай зиратында җирләнде. Туганнары, дуслары Азатлыкка аны алмаштырырлык кеше юк дип сөйләде.

Фәрит Гыйбатдинов бүген иртән Чабаксарның клиник үзәгендә җан бирде. Үпкә ялкынсынуы белән ул 23 июньдә хастаханәгә салынды. Бу хакта үзенең Facebook битендә язып чыкты, тикшерү үпкәләргә зарар китерүен хәбәр итте. Савыгып чыгу өмете дә бар иде, әмма соңгы көннәрдә аның хәле начарайды. Хастаханәдә яткан килеш йөрәк өянәге дә кичергән ул.

Туганнары Азатлыкка мәрхүмнең үлем кәгазендә ике яклы пневмония дип язылганын әйтте. Кызы Рәзинә Янбаева әйтүенчә, табиблар коронавируска ике тест ясаган, икесе дә тискәре нәтиҗә биргән. Әмма алар тестка ышанмый, тест COVID-19 вирусының булу-булмавын 100 процент күрсәтми дигән табиблар.

Рәсми коронавирус диагнозы булмагач, Фәрит Гыйбатдиновның җәсәден туганнарына тоткарлаусыз биргәннәр.

"Әтине туганнар, кардәшләр шул ук хастаханәнең моргында юдылар, кәфенләделәр. Әтинең җәсаде өйгә кайтты, хушлаштык та аннары өйлә намазыннан соң әтине куйдылар. Җеназа намазы зиратта укылды. Хатын-кызларны кертмиләр бездә, килүче ирләр барысы да битлектән иде. Безнең өчен ул гаилә дип өзелеп торучы, олы йөрәкле әти иде. Оныкларын бик яратты. Ышанасы да килми. Әлегә әтине дәвалаган табиб белән дә сөйләшмәдек. Нечкәлекләрен белмибез", дип сөйләде Рәзинә Азатлыкка.

Фәрит Гыйбатдинов Урмай зиратында җирләнде
Фәрит Гыйбатдинов Урмай зиратында җирләнде

Фәрит Гыйбатдинов җәмәгать эшлеклесе, сәнгать кешесе буларак күп кеше белән аралаша, аны да күпләр белә иде. Азатлык аның белән бергә эшләгән, төрле проектларны тормышка ашырган шәхесләр белән сөйләште, мәрхүм белән бәйле хәтирәләренең уртаклашуын сорады.

Журналист ​Гамирә Гаделшина Фәрит Гыйбатдинов белән гаилә дуслары булган. Төрле фестивальләрне бергә оештырдык, уздырдык дип сөйләде ул Азатлыкка. Алар соңгы тапкыр ул хастаханәдә ятканда аралашкан.

— Бу — барлык татар халкы өчен зур югалту, чөнки үз халкына һәм аның идеалларына тугрылыклы булган кешеләрне бармак белән генә санарлык. Фәрит белән мин күптән таныш, якыннан аралашу 2007 елда башланды. Ул вакытта Чуашстанда гаделсез, зур шау-шулар белән татар мәктәбе мөдирен эштән алганда Фәрит мөдирне якларга дип журналистларны чакырды. Ул үзе татар газеты мөхәррире иде. Мин "Республика Татарстан" газеты журналисты буларак бардым. Шуннан бирле без Фәрит белән гел аралашып тордык. Аннары мин "Алтын мәйдан" дигән мәдәни-агарту проектын булдырдым. Фәрит аны яклап чыкты һәм без еллар дәвамында аның белән шушы проектны үстереп килдек.

Фәритне беркем алмаштыра алмастыр

Без әле нинди кешеләрнең китүен тулысынча аңлап бетерә алмыйбыз. Фәритне беркем алмаштыра алмастыр. Гәрчә алыштыргысыз кеше юк дип әйтергә яраталар, бу дөрес түгел. Милли хәрәкәттә булган, үз халкының абруен күтәрергә тырышкан, яшьләрне дөрес тәрбияләгән шәхесләрне алыштыру авыр. Ул бит Урмайдагы балаларга милли тәрбия бирергә тырышты. Урмайдагы яшьләрне күрегез әле сез, барысы да милли җанлы кызлар-егетләр!

Бик авыр. Минем йөрәгемнең бер өлешен өзеп алдылар диярсең. Соңгы тапкыр мин аның белән ул хастаханәдә ятканда языштым. "Бик авыр" дип әйтте. "Фәрит, син бик кирәк, терел" дип әйттем. Әмма болай тәмамланыр дип башка да китермәдем.

Ничек кенә әйтмәсеннәр, төбәкләрдә татар җәмгыяте абруе һәрвакыт аерым шәхескә бәйле була. Аның тирәсендә команда туплана. Шуңа Чуашстан татарлары, Урмайда нәрсәләр булачагын күзаллау авыр. Фәрит еллар дәвамында булдырганны югалтмыйча дәвам итәрлек кеше табылсын иде.

Фәрит Гыйбатдинов Шыгырданда концертта, 2014 ел
Фәрит Гыйбатдинов Шыгырданда концертта, 2014 ел

Фольклор белгече, галимә Фәнзилә Җәүһәрова Фәрит Гыйбатдинов Чуашстанда яшәүче татарларның фольклорын саклап кына түгел, аны популяр итә алды дип искә ала.

— Мин Урмайда булганым бар. Ул үзе бер дөнья, ул шул дөньяның зур күчәре. Урмай ятим булып калгандыр Фәритсез. Чын мәгънәсендә авылын, табигатен, милләтен яраткан искиткеч милләтпәрвәр кеше иде ул. Бик ачык кеше, күңелендә булганын әйтә белде. Аның фольклоры – Урмайның табигате, җыры, биюе, әбиләре. Чуашстан татарларының үзенчәлекләре бар. Бәрмә уен кораллары барлык халыкларга хас универсаль күренеш, әмма бездә барабаннар югалып беткәнче үк ул аларны сәхнәгә менгереп калдырды. "Мишәр" ансамбле, "Урмай-Зәлидә", "ART Мәдхия" фестивальләрен әйтәсеңме, ниләр генә эшләмәде ул! Ул дини дә, халыкчан да. Ислам дине белән халыкның мәдәнияте синтезында иде ул, мәрхүмкәем.

"Түгәрәк уен" фестивалендә ул беренче тапкыр Төмәндә килеп кушылды һәм һәрвакыт безнең белән булды. Ул гаҗәеп кызыклы идеяләр кешесе иде. Хыяллары белән янып кына калмый иде, үзенә хас осталык, дәрт, җаны-тәне белән тормышка ашыра иде. Урмай халкының Фәрит Гыйбатдиновка булган мөнәсәбәте, хөрмәте дә сокландыргыч иде. Зур фестивальләр уза, анда кунакханә юк, бөтен җирдән килгән кешеләрне Урмай халкы кунак итә иде. Һәр гаилә үзенә алган кунагын тәрбияли. Шуны оештыруның башында Фәрит Гыйбатдинов торды.

Халыкка бирелгән искиткеч кешеләр була, ул да менә халыкка бирелгән бүләк иде

Фән белән дә кызыксынды. Безнең фәнни-гамәли конференцияләр белән танышып, материалларын алып торды. Системга салу, бер тәртипкә китерү – аның шундый фәнни куәте дә бар иде. Халыкка бирелгән искиткеч кешеләр була, ул да менә халыкка бирелгән бүләк иде. Рухы шат булсын! Ул башлап җибәргән эшләр дәвам итәр дип ышанасы килә. Фәрит Гыйбатдинов салган рух та саклансын иде. "Мишәр" ансамблен булдырып, Чуашстанда яшәүче гаҗәеп үзенчәлекле этник төркембезгә хас фольклор мирасын, җырын, биюен, җор сүзен, инструменталь байлыгын сәхнәгә менгереп, сулыш өрде дип әйтә алам. Урыны җәннәттә булсын!

Фәрит Гыйбатдинов (у) Чуашстндагы бер конференциядә, 2018 ел
Фәрит Гыйбатдинов (у) Чуашстндагы бер конференциядә, 2018 ел

Чуашстаннан эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Сәнҗәпов бу хәбәргә һаман ышанып булмый дип сөйләде. Ул татар өчен яшәде ди Сәнҗәпов мәрхүм турында.

— Ике сүз белән генә аны бәяләп булмый. Беренчедән, ул татар җанлы, чын татар кешесе булып яшәде. Бөтен гомерен татар халкына, аның мәдәниятенә багышлады. Үзен кызганмады, рәхәт, җиңел юллар эзләмәде, татар халкының бүгенгесе һәм киләчәге өчен тырышты. Үзе өчен яшәмәде, йөрәге башка төбәктәге милләттәшләребез өчен дә типте. Күп илләрдә йөрде, мәдәниятебезне танытты. Аның казанышлары әйтеп бетергесез. Кемдер үзе өчен яши, ә ул татар өчен яшәде.

Бу коронавирус безнең барыбызны да харап итеп бетерде

Чуашстан татарлары, мин дә шаккатып утырабыз. Бу шулкадәр кинәт булды, терелер дип уйладык. Йөгереп йөргән ир-ат бүген бар, иртәгә юк. Бу коронавирус безнең барыбызны да харап итеп бетерде, нинди шәп кеше китеп барды арабыздан. Үзем дә үпкә ялкынсынуы белән 21 көн Казан хастаханәсендә ятып чыктым.

Теләсә кемгә алмаш куеп була, ләкин ул Фәрит Гыйбатдинов булмый. Ул дәвамчылар калдыру юнәлешендә күп эшләде. Яшьләр арасында да, олыраклар арасында да алмаш бар. Ләкин бу инде башка кеше була. Чын милләтпәрвәр Фәрит Гыйбатдиновның чоры шуның белән тәмамлана.

Фәрит Гыйбатдинов (cулда) татар мәхәлләсенә багышланган түгәрәк өстәлдә, 2011 ел
Фәрит Гыйбатдинов (cулда) татар мәхәлләсенә багышланган түгәрәк өстәлдә, 2011 ел

Җырчы Нурзадә Вәлиуллина Фәрит Гыйбатдинов бүген билгеле татар җырчыларны сәхнәгә алып чыкты дип рәхмәт белән искә ала.

— Фәрит абый белән мин 2004 елда "Урмай моңы" фестиваленә баргач танышкан идем. Аны белмәгән татар кешесе, җырчысы юктыр – ул күп кенә җырчыларга трамплин биргән, канатлар куйган кеше. "Урмай моңы"нда катнашып, лауреат исемен алган, дипломант булган җырчылар безнең татар сәхнәсендә бик күп.

Күп кенә җырчыларга трамплин биргән, канатлар куйган кеше

Ниндидер якын кешене югалткан кебек булды бүген. Ул һәрвакытта ачык йөзле, елмаеп кына торды. Кешенең дәрәҗәсенә карап сөйләшмәде, бөтенесе белән дә бертигез ягымлы булды. Ул бик татар җанлы кеше булды. Балалары да нәкъ әтиләре кебек милли җанлылар.

Әле күптән түгел генә, шушы самоизоляция вакытында язышкан идек. "Мишәр" фольклор ансамбле концертларына барырга исәп бар дип язган идем. Ул, Аллаһ бирсә, карантиннар, чирләр бетсен дә, килерсең дип әйткән. Ул бит Facebook-та гел язып торды, менә чирләп киттем, менә дүртенче көн китте дип хәлен белгертеп торды. "Фәрит абый, исән-сау терелеп чыгарга язсын!" дип язып куйган идем. Һәм терелер төсле иде. Язмаган икән...

Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин Фәрит Гыйбатдинов белән абыйлы-энеле кебек аралашканын сөйләде.

— Без Фәрит белән күршеләр генә түгел, туганнар шикелле идек. 2000нче еллар башында олы яшьтәгеләр пенсиягә китә башлагач, без милли хәрәкәткә бер шундый буын булып килеп кердек. Ульяннан – мин, Чуашстаннан – Фәрит. Без шулкадәр дус идек, абыйлы-энеле кебек. Һәр чараны киңәшләшеп эшләдек. Шуннан соң өч ел элек уртак проект уйлап таптык – Ульян өлкәсендә Чуашстан татарлары мәдәнияте көннәрен уздырдык. Аннары без үзебезнең иҗат коллективлары белән аларга бардык. Аңа һәрвакыт сокланып, ак көнләшү белән карый идем – ул шулкадәр зур эш башкара! Татар фольклорын берәмтекләп җыйды. Ул бит Чуашстан татарлары фольклоры гына түгел, Ульян, Мордовия, Нижгар мишәрләрнең дә фольклорын җыеп сәхнәгә мендерде. Аның Идел буе мишәр татарларының фольклоры дигән китап чыгару хыялы бар иде.

Милли хәрәкәтне үзенең шәхси файдасына кулланмады

Ул милли хәрәкәтне үзенең шәхси файдасына кулланмады. Яшерен-батырын түгел, милли хәрәкәттә, татар иҗтимагый оешмаларында күбесе – эшкуарлар. Алар милли хәрәкәткә шәхси бизнесын уйлап килә. Үз эшен кайгыртып, җитәкчелеккә якынрак булырга тырыша. Ә Фәрит андый түгел иде.

Абыемны югалттым кебек. Фәритне үткән заманда сөйләү дә авыр. Иң матур вакытында китеп барды – балалары, оныклары дип сөенә иде.

Ульян өлкәсендә дә коронавирустан авыручылар күп, дуслар, танышлар арасында да бар. Шуңа күрә рәсми статистикага ышанасым да килми. Тегеннән-моннан хәбәрләр килеп кенә тора: тегесе авырган, монысын алып киткәннәр, тегенең температурасы күтәрелгән. Һәм менә үлеп тә китәләр бит... Урыны җәннәттә булсын Фәритнең!

XS
SM
MD
LG