Лаеш районында урнашкан "Чулман диңгезе" комлыгында меңләгән кеше су коена, кояшта кызына. Атна уртасы булуга карамастан, комлыкта энә төртерлек тә урын юк. Комлыкка якын машина кую урыннары да тулган. Кешеләр машиналарын еракта, җирле халыкның капка төбендә калдырып, җәяүләп кенә елга буена ашыга.
Комлыкка җитеп түргәрәк узгач, елга буенда зур итеп урысча "Камское море. Лаишево" дип язылган ак төстәге язу күзгә ташлана. Лаеш җитәкчелеге татарчалап "Чулман диңгезе. Лаеш" дип язуны кирәк тапмаган. Лаешка кергәндә дә килгән кунакларны бары тик урысча язылган "Лаишево" язуы гына каршы ала, анда да татарча Лаеш сүзе юк.
Комлыкка су коенырга килүчеләрнең күпчелеге казаннар икән. Битлек, бармакчалар киеп йөрүче юк. Хәер, меңләгән кеше утырган комлыкка килгәннәр икән, коронавирустан куркып тормыйлар дигән сүз.
Алай да, комлыкның өскерәк өлешендә кешеләрнең бер-берсеннән ара калдырып утыруы күзгә чалынды. Су буена якынрак килгән саен мондый ара юкка чыкты, балалар бергәләп комда уйный, кемдер суга тездән кереп басып гап куерта, кемдер колач җәеп йөзеп елганың эченәрәк керергә җыена иде.
Шунсын да әйтергә кирәк, комлык тирәсендә суга керү тәртибе язылган язулар да, каланчалары булса да, анда утырып халыкны күзәтүче коткаручылар да күренмәде.
Азатлык белән аралашучыларның күбесе коронавирус йоктырудан курыкмаганын әйтте. Араларында берән сәрән булса да куркучылар да бар. Андыйлар, без социаль дистанция сакларга тырышабыз, кешеләр янына бик якын килмибез, кулларны юып торабыз, диде.
Мондый һава торышы әле тагын кайчан була, Д витамины алып калырга телибез, вирус бар дип су коенмыйча да булмый инде, диючеләр дә очрады.
Ял итергә килүчеләр бу урынны күбрәк интернетта чыккан фотолардан күреп килгән. Беренче тапкыр килүчеләр дә, даими килүчеләр дә очрады. Күпләр бик сөйләшергә теләмәде, атна уртасы булгач, кемдер эштән җайлап киткән, кемдер башкалар мине күрүен теләмим дип әйтте.
"Чулман диңгезе"нә баласы белән су коенырга беренче тапкыр килгән Сафина исемле ханым монда шул кадәр кеше күргәч, бераз куркып калдым, ди.
"Без бер сәгатькә генә дип килдек. Иммунитет көчле үзе безнең. Вирус безгә эләкмәс дип ышанам. Штраф салучылар күренсә, шундук китәчәкбез", ди ул елмаеп.
Кызы белән Аксубайдан туганнарына кунакка килгән 88 яшьлек Наҗия апа инвалид арбасында утыра. Кызым үзе су коенырга төште, мине дә комлыкны күрсәтергә дип үзе белән алды ди ул.
"Су коенучыларга карыйм да, шәрә халык бигрәк күп дип утырам менә. Кыямәт көне кебек монда. Бар да ялангач. Монда кызык, матур, әмма менә шул шәрә йөрүләре күңелне әрнетә. Коронавирустан алай бик курыкмыйм. Аллаһы Тәгалә язмаган булса эләкми ул", ди Наҗия апа.
Чаллыдан Лаешка кунакка килгән Мәүлия ханым коронавирус йоктырудан шикләнсә дә, су коену теләгем зурырак булды, шуңа коенырга булдым ди.
Казаннан килгән Алексей коронавирустан кояш саклаячагына ышануын әйтте. Татарстанда комлыклар рәсми ачылмаган булса да, монда комлыкка керергә, суда коенырга ярамый дип беркайда да язып куелмаган бит диде ул.
Казан күрергә Оренбурдан ук килгән Ербол, Чулман буенда зур комлык булуын инстаграмнан күреп алган. Барып күрмичә түзә алмадым, коронавирус мине куркытмый, ди ул.
"Коронавирус кайчан да булса барыбер бөтен кешегә йогачак инде ул. Иң яхшысы - тизрәк йоксын. Монда су коенганда йога икән, димәк язмышым шул. Өйдә бикләнеп ятып булмый бит инде, ял итәргә кирәк.
Ачылмаган комлыкта штраф салуларыннан да курыкмыйм. Татарстанда карантин дип игълан ителмәде бит, штраф салу өчен нигез юк", диде ул.
Анатолий исемле кеше кыз туганына Чулман елгасын күрсәтергә дип килгән. Бүген аның туган көне, шуңа монда алып килдем ди.
"Анапага барасы да юк. Монда да яхшы. Чулманның суы гына тозлы түгел һәм диңгез һавасы юк. Бүтән бар ягы да рәхәт. Ял итергә читкә барасы да юк.
Коронавирустан куркабыз әлбәттә. Әмма нишлисең, комлыклар рәсми ачылмаса да, килергә булдык. Аллаһы Тәгалә ярдәм итер әле", ди Анатолий.
Казанга Камчаткадан кайткан балаларын су коенырга алып килгән Фәнис, коронавирустан саклану өчен барлык тиешле чараларны күрүен әйтте.
"Без утырган урында алда да артта да өчәр метр арада беркем дә юк. Курыкмыйча килдек инде. Балалар ерактан ялга дип кайттылар. Гомер уза бит, коронавирустан куркып яшәмәскә кирәк.
Битлек киеп йөрибез, антисептиклар белән кулларны юабыз, һигиенаны саклыйбыз. Кибетләргә дә битлек, бармакчалар киеп керәбез. Сакланган кешедә юк ул. Күрше тирәбездә дә юк.
Организмга Д витамины кирәк бит инде. Шушындый кояшлы көндә дә кызынып алмасаң организм тагын кайчан ныгый? Казанда 360 көннең 300 көне болытлы. Ике атнадан барыбер яңгырларга кереп китәбез", диде Фәнис.
Суда йөзә торган матрасларны арендага биреп торучы Антон исемле егет тә коронавирустан курыкмавын әйтте. Аның бу икенче эше икән, төп эшем хастаханәләргә кислород ташу, әмма фотога төшермә, күренәсем килми, ди ул.
"Минемчә, без күбебез коронавирус белән авырып чыкканбыздыр инде. Хастаханәләргә карасаң, бар кеше дә авырый диярсең. Рәсмиләр бер тәүлектә 37 кеше авырый дип әйтә, ә анда көненә 137 кеше авырып керә. Табиблар аларны коронавирус белән авырый дип язмый, ә пневмония, ди. Татарстанда авыручылар санын гел азайтып күрсәтәләр, Мәскәүдә алай ук түгел, минемчә.
Үпкәләрне җилләтү җиһазында (ИВЛ) ятучылар бик күп. Анда эләккәннәр терелми инде. Бик сирәге генә бәлкем рәтләнәдер.
Без хастаханәләргә кислород ташыйбыз. Татарстанда көненә 25 тонна кислородка ихтыяҗ бар. Һәр көнне. Әйтик, иртәгә Әлмәткә 1200 килограмм, Бөгелмәгә бер тонна, Казанга 16 тонна кислородка заказ бар. Иң күп кислород РКБга китә. Анда авыручылар күп.
Коронавируска кадәр Бөгелмә ике атнага бәлкем бер тонна алгандыр. Казан исә атнасына 3 тонна кислород ала иде, ди Антон.
Аның сүзләренчә, узган ел бу комлыкка кеше бик күп килмәгән. Быел да баштарак бик күп булмады, көннәр җылыткач, бар урын тулды. Көненә унар мең кеше киләдер. Көннәр болай торса, атна ахырында монда ни буласын күз алдына да китереп булмый. Һава эссе булгач, кешене хәтта коронавирус та куркытмый, диде ул.