Төмән шәһәренең Кырынкүл (Казарово) бистәсендә татар этно-мәдәни компонентлы мәктәп ачылды. Аны ачу тантанасына Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор да килгән иде. Сигез мең дүрткел метр мәйданлы яңа мәктәп бинасы элекке бинадан ике урам аша гына салынды. Моңарчы әлеге татар мәктәбе элекке мәчет бинасында урнашкан иде.
Яңа мәктәп ачылмас борын шул тирәдә яшәүче кешеләрдән канәгатьсезлек сүзләре дә ишетелде. Кайберәүләр аның татар мәктәбе буларак ачылуына губернаторга зарланды. "Без Кырынкүлдә яшибез, яңа мәктәпкә күчәргә теләгән идек. Ләкин бер әйбер ачыкланды: анда татар телен мотлак укытачаклар. Әмма ул безгә кирәкми. Мин каршы түгел, кирәк булганннар укысын, ләкин мин Русиядә яшим! Безнең өчен туган тел – урыс теле" дип язган бер хатын өлкә җитәкчесенең социаль челтәрдәге язмасына җавап итеп.
Азатлык Төмән шәһәренең 52нче татар этно-мәдәни компонентлы мәктәбе мөдире Алевтина Манкаева белән сөйләште. Мәктәптә уку ничек оештырылачак, мәктәп кемнәр өчен, һәм ризасызлык очраклары туса, ничек хәл ителә — шуларны ачыкладык.
— Мәктәбегездә хәзер ничә бала белем ала?
— Беренче сентябрьдән 900 бала укырга керде. Элеккеге бинада 430 бала гына укый ала иде, монсында ике тапкыр күбрәк. Моңарчы тугызынчы сыйныфка кадәр генә укыта ала идек, аннан балаларга башка мәктәпләргә күчәргә туры килә иде. Хәзер инде 11нче сыйныфка кадәр шушы Кырынкүлдә белем алырга мөмкинлек бар. Уку өчен мәйданнар ун тапкырга артык. Быел без биш беренче сыйныф тупладык.
— Мәктәп "татар этно-мәдәни компонентлы" дигән статуска ия. Татар булуы нидә чагыла?
— Безнең мәктәптә татар теле укытыла. Ләкин бары татар балаларына гына. Урыс балалары татар телен үз теләкләре булса гына һәм бары факультатив курсларда гына өйрәнә.
— Татар балалары күпме сездә?
— Әлегә төгәл санап караганыбыз юк, статистиканы өйрәнәбез генә. Ләкин чама белән әйткәндә, укучыларның 50 процентыннан күбрәге татарлар.
— Бу балалар бөтен Төмәннән җыеламы, әллә Кырынкүлдә яшәүчеләр генәме?
— Болар безнең микрорайондагы балалар гына.
— Кырынкүлдә татар гаиләләре шулай күпмени?
— Әйе, Кырынкүл ул татар авылы.
— Ә Төмән шәһәренең үзендә, сезнекеннән кала, татар этно-мәдәни мәктәпләре бармы?
— Юк, безнең мәктәп кенә. Ләкин татар балалары башка районнарда да бар. Алар безгә килеп укый алмаса, андыйлар өчен татар телен дистанцион рәвештә укытырга дигән тәкъдим бар. Без хәзер бу проектны тормышка ашырырга җыенабыз.
— Димәк, балаларда татар телен укырга теләк бар?
— Әйе, андый ихтыяҗ бар.
— Татар теле сездә атнасына ничә сәгать укытыла?
— Атнага бер татар теле һәм бер татар әдәбияты дәресе. Башлангыч сыйныфларда татар теле күбрәк — атнасына ике сәгать.
— Туган телне өйрәнүдән кала, татарлык тагын берәр нәрсәдә чагыламы? Татарча тәрбия бирү каралганмы?
— Әлбәттә. Бездә бөтен тәрбия барышы татар милли-мәдәни төсмере белән алып барылачак. Бөтен түгәрәкләрдә милли мохит тудырыла — рәсем түгәрәге, бию түгәрәгендә, калган бөтен мәктәптән тыш дәресләрдә дә. Яңа бинада аерым хореография залыбыз бар, кино залы да аерым.
— Балаларның кайсысы татар телен өйрәнә, кайсысы өйрәнми икәнен ничек билгелисез? Татар балаларын бер сыйныфка туплыйсызмы?
— Юк, балалар бергә укый. Туган телен өйрәнәм дип гариза биргән балалар татар телен өйрәнергә китә, ә урыс балалары бу вакытта риторика фәнен өйрәнә.
— Кырынкүлдә яшәүчеләрнең кайберләре губернаторга зарланды, "яңа мәктәптә татар телен мәҗбүри укыталар, безгә татар теле кирәкми, без Русиядә яшибез" диделәр. Андыйларга ничек җавап бирер идегез?
— Беренчедән, бездә татар телен бөтенесе мотлак өйрәнә дию хаклыкка туры килми. Мәҗбүр итү юк. Икенчедән, безгә балаларын бирәм дип мөрәҗәгать иткәннәрнең барысын да без 1 августтан мәктәпкә алдык. Ләкин бездә билгеле бер уку планы бар, анда туган телне өйрәнү каралган, һәм ата-аналар үзләренә туры килгән уку планы булган башка мәктәпне сайлый алалар.
— Казанда да шуңа охшаш хәлләр булды. Татар мәктәбе ачабыз дигәндә шул тирәдә яшәүче ата-аналар татар телен өйрәнәсебез килми дип шикаятьләр язды, нәтиҗәдә яңа мәктәпне татар мәктәбе түгел, күп профильле итеп ачарга туры килде. Сезгә дә шундый кыенлыклар белән очрашырга туры килмәсме?
— Без инде татар этно-мәдәни компонентлы мәктәп буларак ачылдык. Һәм без күпсанлы ата-аналар белән татар телен өйрәнү нисбәтеннән сөйләшүләр уздырдык. Татар телен өйрәнергә теләгән һәм теләмәгән укучыларны төркемнәргә аердык. Әлбәттә, ниндидер курку барыбер кала, ләкин хәзерге вакытта без бу вәзгыятьне контрольгә алдык.
— Губернатор, шәһәр җитәкчелеге сезгә ярдәм күрсәтәме, аңлыймы?
— Әлбәттә, губернатор да, шәһәр мэриясе дә, гамәлгә куючылар да безгә ярдәм күрсәтә, алар ягыннан зур игътибар тоеп эшлибез.
— Татар телен кемнәр укыта? Үзегезнең Төмән кешеләреме, әллә Казаннан килгән укытучылармы?
— Биш укытучыбыз бар, араларында филология фәннәре кандидатлары да бар. Алар Төмән дәүләт университетында һәм Тубыл педагогия институтында урыс-татар филологиясе бүлекләрен тәмамлаган белгечләр.
— Димәк, сез үз көчегезгә таянып эшлисез, Казанга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмисез?
— Әлегә шулай. Безнең үз белгечләребез бар, алар ун еллап һәм аннан да күбрәк эш тәҗрибәсенә ия укытучылар. Укытучылар кытлыгы әлегә юк.
— Яңа мәктәп төзелгән арада иске мәктәбегез ябылып тордымы?
— Юк, ябылмады. Без укуны өзмичә бер бинадан икенчесенә күчендек.
— Ә элеккеге бина хәзер ни хәлдә, ул ничек кулланылачак?
— Ул әлегә безнең мәктәпнеке санала, без аны хәзер хакимияткә тапшырыр өчен документлар әзерлеп йөрибез.
— Ул бит элеккеге мәчет бинасы. Татарлар аны яңадан мәчет итеп кайтарырга теләмиме?
— Әйе, андый ихтыяҗ бар, тик аны хәл итү бездән тормый. Ләкин бу бинада элек мәчет булганлыгы турында бөтен документлар да бездә бар.