Русия хөкүмәте нефть тармагында салымнарны арттыра. Салым үзгәрешләре беренче чиратта үзле нефть чыгаручы ширкәтләргә кагылачак. Мондый нефтьне җир астыннан суырту авыррак булуын искә алып, файдалы казылмалар чыгаруга салым (НДПИ) киметелгән иде. Хәзер бу ташлама гамәлдән чыгарылачак. Моннан тыш, бу төр нефтьне экспортка сатканда ширкәт түли торган пошлина да кире кайтарыла.
- Үзле нефть — үзлелеге билгеле бер күләмнән (30 cP) югарырак булган нефть.
Русия хөкүмәте пандемия кризисы аркасында килеп туган бюджет дефицитын эре ширкәтләргә салымны арттыру аша капларга җыена. Нефть тармагында бу чаралар елына 300 миллиардка якын акча китерергә мөмкин диелә. Русиядә үзле нефтьне ике зур ширкәт – "Татнефть" һәм "Лукойл" чыгара.
"Татнефть" Татарстан районнарында социаль инфраструктура яшәешен таэмин итә. "Татнефть" финанслаган "Җыен" фонды бар, анда саллы хезмәтләр, китаплар дөнья күрде, китапханәләргә таратылды. Грантлар системы бар. Ширкәт Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы районнарын тәртиптә китерде. Авылларда мәчет, юллар, чишмәләр барлыкка килде. Кешеләр шунда эшли, хезмәт хакын ала, акцияләрдән акча керә. Ташламалар бетерелү моңа зыян салмасмы, бу хакта белгечләрдән сорадык.
Мәскәү Югары икътисад мәктәбенең фәнни хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты Марсель Салихов сүзләренчә, "Татнефть" бу салым ташламасы аркасында ел саен 37-38 млрд сум акчаны янга калдырган.
"Русия финанс министрлыгы бу ташламаларны юк итәргә тәкъдим итә, аның урынына ни булачагы әлегә тәгаен билгеле түгел - стандарт шартлар булырмы яки салымны ничек тә булса башкачарак җиңеләйтүне карарлармы. Шуңа да карамастан, бу адым үзле нефтьне чыгаруның финанс шартлары элеккегә караганда күпкә начараячагын аңлата. Һәм бу бөтен "Татнефть"нең матди хәленә тәэсир итәрлек шактый зур сумма.
Татарстан бюджетына килгәндә, төп югалтуларны болайрак бәяләргә була: бер яктан, "Татнефть" бу шартларда өстәмә НДПИ салымы түләргә тиеш булса, дивидендларын кыскартырга мәҗбүр булыр. Икенче яктан, табыш кимегәч, өстәмә кыйммәт салымы (НДС) аркасында бюджет кеременең бер өлеше зыян күрәчәк. Тупас хисаплаулар НДПИ ташламаларын бетерү республика бюджетының 15-20 млрд сум югалту ихтималын күрсәтә", диде ул.
Икътисадчы Илдар Аблаев сүзләренчә, ташламалар бетерелү күңелле хәбәр түгел.
"Нефть чыгаруга ташламаларны бетерү нефть бәясенең артуына һәм базарда көндәшлекнең кимүенә китерәчәк. "Татнефть"кә бюджетка күбрәк акча түләргә туры киләчәк. Файдалы казылмалар чыгаруга (НДПИ) салым ташламаларын бетерү хисабына Русиянең нефть ширкәтләре бюджетка өстәмә 250 млрд сум түләячәк.
Татарстанга килгәндә, "Татнефть"нең керем күләме кимесә дә, ул барыбер халыкка социаль ярдәм күрсәтүне финанслый алачак", диде белгеч.
Икътисадчы Таһир Дәүләтшин ташламалар бетерелү сәбәпле, "Татнефть" зур сумма югалтса да, әлләни зыян күрмәс дигән фикердә.
"Татнефть" санавынча, бу ташламалар бетерелү сәбәпле ул якынча 40 миллиард сумга якын акча югалтачак. Бу әлбәттә зур сумма, әмма кеременә караганда "Татнефть" зур зарар күрмәс дип уйлыйм. Шулай да башка ширкәтләр белән чагыштырганда иң күп зыянны "Татнефть" сизәчәк.
Русиядә бюджет тутыру авырлаша, шуңа ел саен кайдан акча алырга дип уйлыйлар. Ташламаларны киметәчәкләр, салымнарны арттырачаклар.
Бездә халык шулкадәр хәерче яши, моннан гына инкыйлаб ясамас дип уйлыйм", диде ул.
Дәүләтшин әйтүенчә, 2019 елда "Татнефть" ширкәте 363 миллиард сум салым түләгән. Шуның 15,4% Татарстан бюджетын тулыландырган, калганы Мәскәүгә киткән. Иң күп салымны "Татнефть" файдалы казылмалар чыгарудан (НДПИ) җибәргән, аерым алганда 30 миллион тонна нефтьтән 240 миллард сум акча түләнгән.
Хөкүмәтнең салым карарлары чыкканчы ук "Татнефть" хиссәләренең бәясе төшә башлады.
Кайбер ширкәтләрнең ташламалары бетерелгәндә, Сечин җитәкләгән "Роснефть" Обь елгасы буендагы ятмадан нефть суыртуга елына 49 миллиард сумлык ташлама алырга мөмкин. Мондый ташламаларны Русия президенты Владимир Путин 2019 елда хуплаган иде.