"Ихсан" мәктәбе хосусый мәктәп санала, гамәлгә куючысы — Татарстан диния нәзарәте. Әлегә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүгә генә лицензия алынса да, киләсе елга оештыручылар 4-9нчы сыйныфка да укучылар җыярга ниятли.
Биредә малайлар һәм кызлар аерым укый. Гомуми дәресләрдән тыш, факультатив буларак, әдәп-әхлак, гарәп теле дәресләре дә керә. Бу дәресләр мәктәп каршындагы мәчеттә уза, һәм, ата-ана рөхсәте белән генә укытыла.
Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим Шәмсетдинов Азатлыкка сөйләвенчә, "Ихсан" мәктәбен татар теле мәктәбе дип әйтү бик үк дөрес түгел:
— Мәктәбебезне фәкать татар мәктәбе дип атый алмыйбыз, дөресрәк әйтсәк, бу — мөселман балалары өчен ачылган, татар телендә тәрбия бирүче мәктәп. Полилингваль мәктәп дип атый алабыз, чөнки монда белем алып чыккан бала кимендә дүрт тел белеп чыгачак: татар теле, урыс, инглиз һәм гарәп теле.
Быелгы уку елына тугыз бала җыелган, аларның берсе малай, калганнары кызлар. Хәзер мәктәп беренче, икенче һәм дүртенче сыйныф балаларын укыта. Укучыларның барысы да татар гаиләләреннән. Башлангыч сыйныф җитәкчесе Диана Нәбиева бу мәктәпкә эшкә урнашуына шатланып бетә алмый.
— Монда эшләү дөрестән дә бик рәхәт, чөнки балаларын безгә укырга биргән ата-аналар балаларыбыз белән күбрәк татарча сөйләшегез, дип әйтә. Моңарчы эшләгән мәктәпләрдә ата-аналар арасында киресенчә, татар теле кирәкми, дип әйтүчеләр булды. Ә монда балалрның бөтенесе диярлек татар телен белә, тәнәфес вакытларында бер-берсе белән татарча, туганнар кебек аралаша. Бу искиткеч күренеш.
"Ихсан" мәктәбендә татар теле атнасына өч дәрес, әдәбияты ике дәрес укытыла. Уку програмына килгәндә, “Школа России” програмы буенча укытуны сайлаганнар. Диана Нәбиева өч ел элек Татарстанда татар теленә карата булган вакыйгаларны искә алып, бу безнең өчен уяну кебек булды ди.
Татар теленә басым безнең аңны уятуга китерде, татар телендә тәрбия бирүче мәктәпләр ачыла башлады
— Татар телен кискен рәвештә бетерү вакыйгалары безнең аңны уятуга китерде сыман, чөнки татар телендә тәрбия бирүче мәктәпләр ачыла башлады. Безгә укырга кергән балаларга татар телен Мияссарова И.Х. һәм Фәйзрахманов К.Ф. авторлыгындагы дәреслекләрдән өйрәтәм, чөнки Хәйдарова дәреслекләре безнең балалар өчен җиңел, анда күпчелек диалоглар, аннан соң ул дәреслекләр күбрәк урыс телле укучылар өчен дип саныйм, ә бездә әйткәнемчә, татар гаиләләрендә үскән балалар укый.
Биредә балаларын укытыр өчен ата-аналарга аена 5 мең сум акча түләргә кирәк булачак. Бу бәягә барлык өстәмә дәресләр, ашау да керә. Ашауга килгәндә, балалар көнгә ике мәртәбә кайнар ризык белән туклана. Мәктәпнең үзендә 100 балага исәпләнгән ашханә бар, пешекчеләр дә ашларны биредә әзерли, ризыклар да хәләл.
Хосусый мәктәпләрне ачу җиңел түгел, ди Хәлим Шәмсетдинов. Әлеге мәктәпне ачу фикереннән алып балаларны укырга алу көненә кадәр өч ел вакыт узган:
—Ата-аналар түләгән акчага гына мәктәпне тоту авыр, укытучыларга хезмәт хакын түләү һәм башка чыгымнарны каплауга әлбәттә җитми. Аллаһка шөкер, иганәчеләребез бар, алар безгә ярдәм итә. Мондый хосусый мәктәпләр өчен дәүләтебез, республика җитәкчелеге тарафыннан да ярдәм каралса иде, дигән теләк әйтәсе килә. Чөнки шушындый мәктәпләрне үз телебезне, гореф-гадәтләребезне, милләтебез, динебезне саклау, үстерү өчен, балаларыбызга әдәп-әхлакый тәрбия бирү өчен ачабыз.