Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Йә авызыңны яп, йә урысча сөйләш!" Омскида татарча сөйләшкән хатынга сукканнар


Люция Тимофеева
Люция Тимофеева

Автобуста туган телендә сөйләшкән өчен татар хатыны Люция Тимофееваның башына сукканнар. Икенче бер юлчының "сез Русиядә яшисез" дип һөҗүм итүчене яклап чыгуы Люция ханымны тагын да ныграк рәнҗеткән.

Омскида автобуста татарча сөйләшкән өчен 66 яшьлек татар хатынының башына сукканнар. Башка бер юлчы хатын аны этикет сакларга, урысча сөйләшергә кирәклеген әйтеп һөҗүм итүчене яклап чыккан. Азатлык һөҗүмгә дучар булган Люция Тимофеева белән сөйләште.

"Йә авызыңны яп, йә урысча сөйләш!" Омскида татарча сөйләшкән хатынга сукканнар
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:23 0:00

— Люция ханым, бу хәл ничек килеп чыкты?

"Йә авызыңны яп, йә урысча сөйләш", диде

— 21 сентябрь матур көн иде, чәчтарашка бардым. Автобуста кайтып барышлый шундый хәл булды. Тәрәзә аша карап бер карт әби белән тыныч кына телефоннан татарча сөйләшеп бара идем. Хәтта беркем дә игътибар итмәде. Автобус тулы хатыннар, мәктәптән кайтучы балалар иде. Җилкәмә төрткәнне сизгәч әйләнеп карадым. "Йә авызыңны яп, йә урысча сөйләш", диде. "Кит әле" дидем дә сөйләшүемне дәвам иттем. Алды да йодрыгы белән башыма кундырды берне. Мин полициягә барам дидем. Ә аның әтәч кебек сугышасы килеп тора иде. Аның белән алга таба бәйләнүдән курыктым, чөнки бик каты суккан иде.

— Сез ул кешене беләсезме?

— Әйе. Автобустан бергә чыкканда карасам - безнең бакчачылык җыеннарында ямьсез кыланучы бер кеше. Мин аны таныдым. Йотып кына куйган булыр идем, сөйләмәгән дә булыр идем. Кайтып өйдә балаларга сөйләүгә барысы да күтәрелде. Моны дәшми генә калдырырга ярамый диделәр. Өстәвенә башым авырта башлады, башымда гематома. Доктор раславын алмасмын дигән идем, инде барырга булдым.

— Мәхкәмәгә барырга җыенасызмы, бу эшне ничек хәл итәргә булдыгыз?

— Милициядә минем гаризам ята, бүген җинаятьчеләрне эзләү бүлегеннән килделәр. Бер яшь кеше аның фотосын күрсәтте, мин аны таныдым, шул кеше дидем. Безнең полиция хезмәткәре аның белән очрашырга тиеш. Минем туганнарым, балаларым барысы да күтәрелде.

— Элек мондый хәлләрне күргәнегез бар идеме?

Үзең гаепле, ник алай сөйләшәсең, Русиядә яшисез, урысча сөйләшегез диде

— 67 яшем тула, гомер буена андый нәрсәне бер дә күргәнем юк иде. Балаларым да урыслар, киявем дә урыс. Гомер буе Хабаровски өлкәсендә бер бистәдә яшәдем. Анда кореялар, нанайлар, урыслар, татарлар, казакълар тулган. Туганнар кебек яшәдек. Мондый хәл булганы юк иде. Телефоннан әдәпсез яки кычкырып сөйләшкән булсам, рәнҗемәгән дә булыр идем. Почмакта карт карчык булып утырам, ә ул шундый зур бәдәнле, хәлле кеше. Автобустагы бер хатын миңа "этикет сакларга кирәк, сез Русиядә яшисез бит" дип әйтеп куйды. Үзең гаепле, ник алай сөйләшәсең, Русиядә яшисез, урысча сөйләшегез диде.

— Автобустагы башка кешеләрнең реакциясе нинди булды?

— Анда барысы да хатыннар, балалар иде, бөтенесе дә курыкты, беркем бер сүз әйтмәде. Бер-ике хатын шаһит булачакларын әйтте.

— Алар белән элемтәгез бармы соң?

— Алар монда якында гына яшәүче күршеләрем.

— Сезнең анда татарлар яки башка халыклар күп яшиме, күбрәк урыслармы?

— Безнең Березовка бистәсе авыл шикелле, монда өйләр салалар, күбрәк татарлар, казакълар. Ә ул кеше җыелышларда гел шулай кылана. Сезнең хәтта рәисегез дә татар кешесе ди.

— Ул да сезнең бистәдә яшиме?

— Әйе, минем туганнарым, ирләр җыелышып аның янына барырга да теләделәр. Кирәкми, җинаять кирәкми дидем. Мине беркем дә якламас, ә ул полиция чакырыр, бармагыз дидем.

— Моңарчы мондый хәлне күргән юк иде дисез. Соңгы арада Русиядә татарларга һәм башка халыкларга карата да шундый мөнәсәбәт арта дип уйламыйсызмы?

Йомып калырга кирәкми, бу турыда кычкырып әйтергә кирәк

— Үземә карата андый нәрсәләр булмаса да, туганнарымнан ишетәм андый хәлләр турында. Менә минем Фагыйлә сеңлем андый хәлләр белән еш очраша, мине гел кимсетәләр дип әйтә. Гомер буена урыс илендә яшәсәм дә, татар телен онытмадым, китаплар да укыйм, җырлыйм да. Үз телемнән беркайчан да баш тартмаячакмын. Йомып калырга кирәкми, бу турыда кычкырып әйтергә кирәк. Бер уйласаң, кем инде ул, ярар бер ахмак, эчә ди. Ә бит шундый кешеләр бар, менә теге хатынның әйткәне мине тагы да ныграк рәнҗетте. Ул хатын бакчачылар җәмгыятендә рәис булып тора. Аның әйткәне мине бик рәнҗетте. "Этикет сакламыйсыз, урысларны да хөрмәт итәргә кирәк, Русиядә яшисез", ди. Ә без татарлар да Омскины үз ватаныбыз дип саныйбыз. Татарлар монда адым саен.

XS
SM
MD
LG