Башкортстанның Салават шәһәре мәхкәмәсендә 2019 елда банктан 25,5 миллион сум урлап тотылган Луиза Хәйруллина һәм аның ире Марат Хәйруллинга хөкем карары чыгарылды.
Луиза Хәйруллина биш елга, Марат Хәйруллин алты елга гомуми тәртипле колониягә хөкем ителде. Моннан тыш, алар урлаган 25 миллион сум акчаны кире кайтарырга тиеш була.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, Луиза Хәйруллина 2019 елның маенда үзе кассир булып эшләгән “Россельхозбанк” банкыннан өлешләп акча алып чыккан. Урларга аңа ире кушкан диелә. Марат Хәйруллин бу акчаларны комарлы уеннарда оттырган. Соңгы тапкырында кассир бер миллионнан артык рубль һәм бер мең евро урлаган. Аннары ул Башкортстаннан качкан.
Хәйруллиннар хөкем карарын югарырак торучы мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена.
Банк акчалар югалуын ачыклагач, полиция Хәйруллиннарны бер ай дәвамында эзләде. 5 июльдә Хәйруллиннар гаиләсе ике баласы белән Казанда, ялланган фатирда табылды. Луиза Хәйруллина шунда ук кулга алынды һәм тикшерү изоляторына сак астына куелды, ире берникадәр вакыт иректә калып, федераль каналларда тамашаларда катнашып йөрде, аннары аны өй сагына куйдылар.