Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда өлкән яшьтәге хезмәткәрләрне өйдән эшләүгә күчерү киңәш ителде


Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен коронавирус сәбәпле чикләү тәкъдим итте.

Татарстанда COVID-19 таралу көчәюе сәбәпле, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә эшкә йөрүдән туктап, өйдән эшли башларга киңәш ителә. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстандагы вәкиле Любовь Авдонина белдерде. Ул Татарстан ширкәтләре җитәкчелегенә шул турыда мөрәҗәгать итте.

“Эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәбез, 65 яшьтән олыраклар өчен, мөмкинлеккә карап, дистанцион эш тәртибе каралган булсын иде, яисә аларның үзләренең аерым эш тәртибе булдырылсын” диде Авдонина.

Шул ук вакытта Роспотребнадзор вәкиле Татарстан министрлар кабинетының 208 санлы карары гамәлдә булуын да искәртте. Бу карарга ярашлы, өлкән яшьтәге кешеләргә үзизоляциягә китү киңәш ителә.

Татарстанда 19 октябрьгә барлыгы 7 856 кеше коронавирус йоктырган, узган тәүлектә 45 кешедә вирус расланган. Эпидемия башыннан коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 103 булды.

XS
SM
MD
LG