Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: "Бүген Конституциянең төп маддәләрен үзгәртергә кирәкми"


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Русия Конституциясенә кергән үзгәрешләрнең тулаем Татарстан Конституциясенә күчереп язарга кирәкми дип саный Дәүләт шурасы рәисе.

Татарстан Конституциясенең төп маддәләренә үзгәрешләр кертергә җыенмыйлар. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТНВ һәм “События” газеты журналистына биргән интервью вакытында белдергән.

“Бүген Конституциянең төп маддәләрен үзгәртергә кирәкми. Федераль үзәк үз Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тора. “Бог” сүзен Конституциягә кертмәскә иде. Бу төзәтмәләр безгә килеп җиткәч, халык белән киңәшләшербез. Русия Конституциясенә язган әйберләрне Татарстанныкына тулаем язарга җыенмыйбыз дип сезгә алдан әйтәм”, ди Мөхәммәтшин.

Татарстан дәүләт шурасы рәисе хәзер махсус эшче төркем оештырылуын әйтте. Ул минималь хезмәт хакын күтәрү кебек мәсьәләләрне хуплаячагын белдерде. Ләкин Мөхәммәтшин Русия Конституциясенә кергән кайбер үзгәрешләр белән килешмәвен дә җиткерде.

“Безнеңчә, төбәкләрдә Конституция мәхкәмәсе эшләргә тиеш. Хәзер Русия Конституциясендә бу норма беркетелмәгән, бары федераль канун гына бар. Әгәр конституцион мәхкәмә эшләре бары федераль дәрәҗәдә генә каралса, халыкка мөрәҗәгать итүләр катлауланачак. Конституция мәхкәмәсенә ихтыяҗ бар. Шул ук сүзне төбәктәге исәп-хисап пулатлары турында да әйтергә мөмкин”, диде Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты рәисе сүзләренчә, Русия Конституциясе үзгәргәннән соң Татарстанның 300гә якын канунына төзәтмәләр кертергә туры киләчәк.

6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләнә. Ул 1992 елда кабул ителде. Шушы вакыт эчендә Конституция җитди үзгәрешләр кичерде. Быел Русия Конституциясенә дә үзгәрешләр кертелде. Бу Татарстанның төп документына да тәэсир ясый ала. Татарстанның элекке юстиция министры (2004-2013), Татарстан парламентының элекке депутаты (1992-2004), юридик фәннәр докторы, адвокат Мидхәт Корманов республика конституциясен үзгәртүнең кирәге юк дип саный. "Конституциядә югалтырлык әйберләр калмаган инде, чөнки 2004 елда Югары мәхкәмә карары нәтиҗәсендә ул күп кенә хокукларын югалтты. Бүген нәтиҗәле үзгәрешләр кертүнең кирәклеге юк", диде ул Азатлыкка әңгәмәсендә.

XS
SM
MD
LG