"Яратып туялмадым" пьесасы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Туташ" исемле романына нигезләнеп язылды. Сәхнәдә бөек актрисаның психиатрия хастаханәсендә үткәргән соңгы көннәре күрсәтелде. Төп рольне Кариев театрының беренче актрисаларның берсе Халидә Сөнгатуллина башкара. Быел 55 яшьлек юбилеен каршылаган Халидә ханым белән сәнгатьтә булган татар хатын-кызлары турында әңгәмә кордык.
— Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормыш юлы белән танышып чыккач ул шәхеснең үзегез белән нинди уртаклык бар дип әйтә аласыз?
— Ренат Аюпов (Кариев театрының баш режиссеры — ред.) менә шушындый роль бар дип әйткәч, мин шунда ук ризалаштым. Соңыннан, туктале, бу бит шундый бөек шәхес, мин бу рольне ничек итеп башкара алырмын соң, дип борчыла башладым. Аннан соң әкренләп аның тормыш юлы белән тирәнтен танышкач бу образның үземә бик якын булганын сиздем. Охшашлыкка килгәндә, Сәхибҗамал Волжская төркеме белән салкында-ачлыкта татар театры белән ил гизеп, каршылыклар аша үткән. Мин үзем дә балачактан ук иркә кыз булып үсмәдем, безнең гаиләдә сигез бала иде, төпчеге мин булдым. Кечкенәдән авырлыклар күреп үстем, без каткан ипи кисәгенең дә кадерен белеп үстек.
— Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская системага каршы чыккан беренче татар актрисасы санала, сәхнә ирләр өчен дигән патриархаль карашка каршы килеп, актриса була. Бу – хатын-кызларның үз хокуклары өчен көрәшү үрнәге. Бүгенге көндә дә хатын-кызларга карата кимсетү очраклары булгалый...
Бүгенге хатын-кызларны мескен хәлдә дип әйтә алмыйм
— Килешмим бу фикер белән. Хәзерге заманда ирләрдән дә көчлерәк булган хатын-кызлар шактый. Алар әйтәсе сүзләрен әйтә белә, җитәкчелек вазифаларында да хатын-кызларыбыз бик күп. Бүгенге хатын-кызларны мин мескен хәлдә дип әйтә алмыйм. Гаиләне тарткан, гаиләдә дә баш булган хатыннар күп хәзер.
— Халидә ханым, ә бу трагедия түгелме?
— Ә нишләп трагедия булсын? Әгәр дә син көчле икән. Дөньяны гел ирләр генә алып барырга тиеш дигән сүз түгел бит, әгәр дә Аллаһ Тәгалә хатын-кызларны, ирләрне дөньяга яралткан икән, тигез хокуклылык та бар бит әле.
— Хатын-кызның системага каршы чыгуның тискәре ягы булганмы?
— Әгәр дә тискәре ягы булмаса, Сәхибҗамал Волжскаяны ул психиатрия хастаханәсенә китереп тыкмаслар иде. Ул соңгы көннәрен шунда үткәрә һәм аны ул җиргә үз сүзен өстәгеләргә әйтеп килгәне өчен ябалар. Бу линия безнең спектакльдә дә чагыла. "Бу артист тагын нәрсәләр сөйли анда", дип тикшереп килеп йөрүләр күрсәтелә. Ул куркып тормаган, үзе уймак чаклы гына булса да, көчле рухлы, халыкка якты юл күрсәтәм дип омтылган хатын-кыз.
— Бүгенге көндә театрда хатын-кызга үз урынын табу авырмы?
— Авыр түгел, нишләп авыр булсын. Бигрәк тә яшьләргә карап торганда, алар хәзер театр артисты өчен кирәкле булган бөтен сыйфатларга ия булып килә, җырлый да, бии дә беләләр. Алар өчен мөмкинлекләр дә киңрәк ачылган хәзер, әйтик, реклам, кинода төшәргә дисәң.
— Кино хакында сүз кушкач, әйтегез әле, театрга яшьләрне китертү авыррак, ни сәбәпле алар күбрәк киноиндустриядә эшләү яклы икән?
— Ни өчен яшьләр, бигрәк тә егетләр, театрга хезмәт итәргә ашыкмый дигәндә, беренчедән, гаиләне алып барырга кирәк, ә театрда акчасы азрак инде аның, бигрәк тә яңа килгән артистларның хезмәт хаклары. Икенчедән, хәзер яшьләрнең бик тиз популярлык казанасы килә. Кино, телевидение тизрәк популярлаштыра, шуңа күрә яшьләр кино һәм рекламда катнашу яклы, һәм мин моның начар ягын күрмим.
— Тел мәсьәләсенә карата фикерегез мөһим. Кайбер кеше телне гаиләдә саклау кирәк дигән фикер әйтә, кемдер балалар бакчалары, мәктәпләрдә булмаса, мохит тудырылмаса, гаилә генә саклап кала алмый дигән фикер йөртә. Сез нинди фикердә?
— Безнең театр әле студия буларак эшли башлаган чорында, татар телендә белем бирүче беренче гимназия генә калган иде, ябылып килде мәктәпләр. Шушы театрны төзүче режиссерыбыз Фәрит Хәбибуллин, мәктәпләргә тамашалар алып килгәндә, әкренләп кенә аңлатыгыз, дия иде. Менә шулай әкренләп татар телен үстерә башлаган идек, хәзер тагын яба башладылар.
Гаиләдә дә татар теле булырга тиеш, мәктәптә дә укытырга кирәк
Әлбәттә мәктәпләрдә татар теле укытылырга тиеш. Барлык балаларга бер дәрес итеп кенә укытсалар да, нәтиҗәсе булыр иде. Мәсәлән, чит ил телен укыталар бит барлык балаларга да, нигә соң урыс балаларына да татар теле дәресләрен кертмәскә? Безгә алман телен мәҗбүри укыталар иде үз вакытында, укырга өйрәндек бит. Ә нишләп без үзебезнең татар республикабызда шулай эшли алмыйбыз? Минемчә, гаиләдә дә татар теле булырга тиеш, мәктәптә дә укытырга кирәк. Ни өчен без үз татар телебезне югалтырга тиеш? Мин үзем башкорт, башкорт белән татар алар инде кан-кардәшләр, шуңа күрә, миңа ике тел дә кадерле һәм мин аларны өйрәнү һәм өйрәтү яклы.
— Театрга хезмәт иткән елларында Сәхибҗамал Волжская прима булган, аңа чиксез хөрмәт күрсәтелгән. Менә бүген татар актрисалары шундый хөрмәт күрәме?
— Сәхибҗамал Волжская заманында ул әлбәттә прима булгандыр. Хәзер инде безнең театрлар күп, актрисаларыбыз да күп. Әгәр дә сиңа рольләр бирәләр икән, эшсез калдырмыйлар икән, димәк хөрмәт бар, дигән сүз. Менә шул хөрмәт артистларыбыз өлкән яшькә җиткәч тә югалмасын иде. Сәхибҗамал Волжская соңгы көннәрендә төшкән хәлгә төшмәсен иде безнең өлкән яшьтәге артистларыбыз. Чөнки һәр артист үз яшьлеген, үз тормышын тулаем диярлек сәнгатькә багышлый.
Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская
Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская (Сәхибҗамал Хәмидуллина) (1892-1974) — татар совет актрисасы, режиссер, театр эшлеклесе, Татар АССРының атказанган актрисасы (1926). Беренче татар актрисасы. ТАССР атказанган артисты (1926). 1907 елдан "Сәйяр" беренче профессиональ татар труппасында чыгыш ясый. 1912 елда Уфада "Hyp" трупасын оештыра. Соңыннан шул труппа нигезендә Уфада "Нур" театры оеша.