Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кешене коллыкта тотуда гаепләнгән полиция хезмәткәре 4 ел төрмәгә хөкем ителде


Динар Гафиятов мәхкәмәдә (архив фотосы)
Динар Гафиятов мәхкәмәдә (архив фотосы)

Динар Гафиятов Идрис Садыйковны мал карарга мәҗбүр иткән, бәдрәф чистартмаган өчен кулларын кайнар суга пешергән диелә.

Норлат районы мәхкәмәсе элекке полиция хезмәткәре Динар Гафиятовны вазифасы вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда һәм кол хезмәте куллануда гаепле дип табып 4 ел гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Моннан тыш, аңа өч ел дәвамында эчке эшләр органнарында эшләү тыела.

Гафиятов 2019 елның декабрендә сак астына алынды. Чулпан авылыннан 47 яшьлек Идрис Садыйков үзен полиция хезмәткәрләре Динар һәм Ленар Гафиятовлар коллыкта тотуын Idel-Реалиига белдергән иде. Садыйков сүзләренчә, Гафиятов аны Аксубай районы Яңа Дума авылына алып китеп, өч атна дәвамында атасының йорт-җирендә ирексезләп тоткан. Аны дистәдән артык эре терлек карарга мәҗбүр иткәннәр, кача башласа, кыйнаганнар. Канализация чистартудан баш тарткан өчен кулларын кайнар суга пешергәннәр. Динар Гафиятов Садыйков качмасын өчен, аны җинаятьләрдә ялган гаеп тагып төрмәгә утырту белән янаган.

Илдус Садыйков сеңлесенә шалтыратып, үзенең коллыкта булуын хәбәр иткән. Шуннан соң Гафиятовлар аны 300 сум акча биреп машина юлына чыгарып куйган диелә.

Прокуратура Динар Гафиятовка 14 ел колония җәзасы сораган иде. Моннан кала, аның әтисенә каршы да җинаять эше ачылган дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG