Accessibility links

Навальный Русиягә кайтты һәм чик буенда тоткарланды


Алексей Навальный хатыны белән чик буенда
Алексей Навальный хатыны белән чик буенда

Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль хезмәте Навальныйны тоткарлавын раслады. Аның мәхкәмәгә кадәр сак астында булачагы хәбәр ителде.

Сәясәтче Алексей Навальныйны Германиядән Русиягә кайтканда, чик узган вакытта полиция хезмәткәрләре тоткарлады. "Мине тоткарлыйлармы?" дигән сорауга полиция уңай җавап бирмәде, Навальныйны полиция алып китте. Полиция таләбенә буйсынмаган очракта аңа карата көч куллану мөмкинлеге турында кисәттеләр. Сәясәтче янында булган адвокатка аның белән бергә барырга рөхсәт бирмәделәр.

Чик контролен узар алдыннан Навальный журналистларга кыска комментар бирде. "Мин очып килүемә чиксез шатмын, соңгы 5 айда бу иң бәхетле көнем. Монда минем өем, мин курыкмыйм, миңа каршы җинаять эшләре уйлап чыгарылган", дип белдерде ул.

Навальный булган очкыч Шереметьево һава аланында утырды. Очкыч Внуково һава аланында утырырга тиеш булса да, очыш Шереметьево һава аланына юнәлтелде.

Мәскәүнең Внуково һава аланында сәясәтче Алексей Навальныйны каршы алырга килгән кешеләрне ОМОН дорфа рәвештә бинадан этеп чыгарды. Кешеләр полициягә "Хурлык!" дип кычкырды. "Радио Свобода" һава аланыннан җанлы эфир алып барды.

Һава аланына килүчеләрнең берничәсен тоткарладылар. Алар арасында ФБК хезмәткәрләре Любовь Соболь, Руслан Шаведдинов, Анастасия Кадетова, активист Константин Котов, "Новая газета" журналисты Влад Докшин бар.

Һава аланның үзенә бары тик очып китү билетлары булган кешеләр генә кертелде. Һава аланы каршында барлыгы 300ләп кеше җыелды, кайбер активистларны дорфа рәвештә тоткарладылар. "ОВД-Инфо" мәгълүматына күрә, барлыгы 53 кеше тоткарланган.

Сәясәтче Алексей Навальный утырган очкыч Берлиннан Мәскәү вакыты белән 17:18дә очып китте. Ул берничә ай Германиянең Шарите клиникасында реабилитация узды.

Очкыч Внуково һава аланында утырырга тиеш булса да, һава аланына җитүгә ул юнәлешен үзгәртте. Очыш Шереметьево һава аланына юнәлтелде.

Кеше хокукларын яклаучы Amnesty International оешмасы Навальныйны кичекмәстән һәм берсүзсез азат итәргә чакырып мөрәҗәгать чыгарды. Оешманың Мәскәүдәге бүлеге җитәкчесе Наталья Звягина "Алексей Навальныйны кулга алу Русия хакимиятләренең аның авызын томаларга тырышуына тагын бер дәлил. Аны тоткарлау аның иң югары дәрәҗәдәге боерык нигезендә дәүләт махсус хезмәтләре агентлары тарафыннан агулануы турындагы белдерүләренең тикшерелергә тиешлеген ассызыклый", диде.

Amnesty International Навальныйны вөҗдан тоткыны дип саный һәм Русия хакимиятләрен аны кичекмәстән, берсүзсез азат итәргә чакыра.

Балтыйк илләре дә бүген Русия хакимиятләреннән Навальныйны иреккә чыгаруны таләп итеп мөрәҗәгать кабул итте. Латвия, Литва һәм Эстония тышкы эшләр министрлыклары белдерүендә Навальный азат ителмәгән очракта, Европа берлегенең тиз арада җавап бирергә һәм Русиягә карата чикләүләр кертергә тиешлеге язылган. Белдерүне Twitter-га Латвия тышкы эшләр министры Эдгар Ринкевич чыгарды.

  • Алексей Навальный – Русиядә билгеле опозицион сәясәтче, ФБК фондын оештыручы. 2020 елның 20 августында аның Томскидан Мәскәүгә очкан вакытта хәле начараеп, ул кома хәлендә калды, берничә көннән ул Германиянең Шарите клиникасына күчерелде. Европадагы берничә бәйсез лаборатория аның Русиядә эшләнгән "Новичок" төркеме агулы матдәсе белән агуланган булуын раслады. Берлинда дәваланганннан соң Навальный, аның сүзләренчә, Германиядә реабилитация узган.
  • Русия хакимияте Навальныйга һөҗүм фактын белмәгәнгә сабыша. Агулау турында тикшерү алып барылмый. Халыкара журналистлар төркеме Навальныйга һөҗүмгә ФСБ хезмәткәрләре катнашы булуы ихтимал икәнен ачыклады. Кремль бу вакыйга белән нинди дә булса бәйләнеше барлыгын кире кага.
  • Шул ук вакытта Русиядә Навальныйга "яла ягу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Аңа штраф һәм 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт яный. Моннан тыш, Навальныйны 2014 ел эше нигезендә төрмәгә утыртырга телиләр. Бу эш буенча аңа шартлы төрмә җәзасы бирелгән булган, хәзер исә Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) Навальныйны 3,5 елга колониягә җибәрүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Оешма Навальныйның Германиягә китүе шартлы җәза үтәү тәртибен боза дип белдерә.
  • Моннан тыш, декабрь ахырында Тикшерү комитеты Навальныйга каршы яңа эш ачуын белдерде, бу юлы аны Коррупциягә каршы көрәш фонды акчаларын туздыруда гаеплиләр. Әлеге маддә нигезендә аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
XS
SM
MD
LG