Мьянмада хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә илнең җитәкчесе Аун Сан Су Чжи тоткарланды, илнең кораллы көчләре бер еллык гадәттән тыш хәл игълан итте һәм хакимиятне кораллы көчләр җитәкчесе Мин Аунг Хлайн кулына тапшырды. Бу турыда Associated Press һәм Reuters хәбәр итә. Мьянмада элемтә өзелә, хөкүмәт телевидениесы һәм радиосы тапшырулары туктатылды.
Илнең баш шәһәре Янгонда шәһәр идарәсе бинасы каршында дистәләрчә хәрби куелган, хәрби йөк машиналары китерелгән. Илнең башкаласы Нейпьидо белән телефон элемтәсе өзелгән.
1 февраль иртә белән Мьянманың хакимлек итүче "Демократия өчен милли лига" фиркасе җитәкчесе, дәүләт киңәшчесе һәм чынлыкта илнең лидеры булган Аунг Сан Су Чжи тоткарланган. Шулай ук илнең президенты Вин Мьин һәм сәяси җитәкчелекнең башка вәкилләре кулга алынган.
Хәрбиләр белдергәнчә, югары түрәләр 2020 елның ноябрендә парламент сайлаулары вакытында хәрәмләшүләргә җавап итеп кулга алынган. Рәсми нәтиҗәләргә ярашлы, Аун Сан Су Чжи җитәкчелек иткән "Демократия өчен милли лига" фиркасе парламентта 396 урын алып, хөкүмәт оештыру хокукына ия булган, ә хәрбиләр яклаган Теләктәшлек һәм Берлек үсеше фиркасе 33 урын алган. Шуннан соң хәрбиләр сайлаулар лигитим түгел дип белдерде. Узган атнада Мьянма хәрби көчләре җитәкчесе, кануннар үтәлмәгән очракта, конституцияне гамәлдән чыгару белән янады. Мьянма конституциясенә ярашлы, парламентның ике пулатында да депутат урыннарының чиреге хәрбиләргә бирелергә тиешле.
БМОның баш сәркатибе Антониу Гутерриш Мьянманың сәяси лидерлары тоткарлануын хөкем итеп чыкты һәм хәрби җитәкчелекне халык теләген хөрмәт итәргә, демократия нормаларын үтәргә, каршылыкларны диалог ярдәмендә хәл итәргә чакырды. Шундый ук өндәмәләр Австралия, Һиндстан, АКШ җитәкчелеге тарафыннан да яңгырады.
1962 елдан башлап берничә дистә ел дәвамында Мьянмада хәрби диктатура хөкем сөрде. Демократияле үзгәрешләр Мьянмада 2011 елда башланды, Аун Сан Су Чжи бу үзгәрешләрнең символы булып саналды. 75 яшьлек бу ханым Нобель бүләге иясе, 15 ел гомерен йорт сагы астында уздырган. Ләкин соңгы вакытларда аны еш кына тәнкыйтьли башладылар, аерым алганда, мөселман динен тотучы аз санлы халык – рохинджалар хокукларын бозуда гаеплиләр.
Эзәрлекләүләр аркасында соңгы ике елда күрше Бангладешка 750 меңнән артык рохинджа качып киткән. БМО әлеге эзәрлекләүләрне геноцид дип бәяләде.