Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев прокуратураның оешманы экстремистик дип танып, ябу таләбенә җавап итеп 3 февральдән ачлык игълан итте. Зәкиев бу турыда белдерү белән чыкты. Ачлык игълан итү турында белдерү Русия президенты Владимир Путин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия һәм Татарстан депутатлары, Европа Шурасы парламенты депутатлары исеменә, Европаның иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) милли азчылыклар мәсьәләсе комиссары Ламберто Заньер һәм БМОның кеше хокуклары Югары комиссары Мишель Бачелет исеменә дә юлланган.
"Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) 2021 елның 3 гыйнварыннан Татарстан республикасы прокуратурасының ТИҮне экстремист оешма дип танып аны бетерүе турында Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаятенә каршы протест сәяси ачлыгы башлануын белдерә. Мәхкәмә 24 февральдә булачак" диелә белдерүдә.
"Без иң озак эшләп килүче (1989 елда нигез салынган) татар милли оешмасын хөкем итүне татар халкына ихтирамсызлыкны күрсәтү дип саныйбыз. БТИҮ – татар халкы хокукларын эзлекле рәвештә яклап килүче бердәнбер иҗтимагый оешма. 1989 елдан башлап БТИҮ армый-талмый Татарстан дәүләтчелеге өчен, татар теленең дәүләт теле статусы өчен, Русиядә федерализмны ныгыту, Русия халыкларының конституцион хокуклары өчен көрәшеп килә" диелә белдерүдә.
Татар иҗтимагый үзәгенең Татарстан суверенитеты декларациясе кабул ителү, Татарстан статусы турында референдум уздыруда, республиканың Конституциясен кабул итүдә дә роле зур булуы әйтелә. Оешма һәрвакыт Татарстан Конституциясе һәм Русия Конституциясе кысаларында эш итте диелә.
"Татар иҗтимагый үзәген абсолют уйдырма гаепләүләр белән экстремист оешма дип танырга телиләр. Мәсәлән, 2017 елда ТИҮнең "Татар телен коткарырга!" дигән мөрәҗәгатендә яки ТИҮнең 2014 елда кабул ителгән низамнамәсендә экстремизм табалар" диелгән белдерүдә.
"ТИҮне экстремист оешма дип тану татар халкын экстремист дип тануга тиң. Татарстан Республикасы дәүләтчелеген экстремизм дип тану кебек. Русия Конституциясен (5 маддә: "Русиянең федератив корылышы Русия Федерациясе халыкларның тигез хокуклылыгына һәм үзбилгеләнүенә нигезләнә") экстремизмга тиңләү кебек" дип белдерә ТИҮ вәкилләре.
Азатлыкка Фәрит Зәкиев ач торуның иртәгә ТИҮнең Сәет-Галиев урамындагы офисында башланачагын әйтте. Ул үзе алык тотачагын, калганнарның да аңа кушылуына өметләнгәнен белдерде. Ач тору вакытында алар ризыктан баш тартырга, су гына эчәргә ниятлиләр.
66 яшьлек Зәкиев, сәяси ачлыкка ТИҮне яклар өчен башка чара калмаганга күрә баруын әйтте.
"Бу соңгы чара. Чөнки Татарстан хакимиятендә дә, татар халкында да безне аңлау юк. Без Татарстан дәүләтчелеген яклаучы бердәнбер оешма. Әйтик Татарстан прокуратурасы 15 гыйнварда Татарстан президенты атамасы кануни түгел дип хат җибәрде. Бу хатка каршы бары тик ТИҮ генә каршы чыкты. Хәтта Татарстан парламенты да бер сүз әйтә алмый", дип белдерде ул.
ТИҮ рәисе бу ачлык белән иң мөһиме Европа Парламенты депутатларының игътибарын җәлеп итү дип әйтте.
- 15 гыйнварда Татарстан прокуратурасының ТИҮне экстремистик оешма дип тануны сорап республика Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткәне билгеле булды.
- 22 гыйнварда оешманың Сәетгалиев урамындагы офисына мәхкәмә приставлары килеп, ТИҮнең компьютер техникасын тартып алды.
- 24 гыйнварда ТИҮ килеп туган вәзгыять турында фикер алышу өчен конференция җыйды.