Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телләр елында Миңнеханов эшләргә тиешле 7 проект


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Печән базары" чарасында, 29 август 2020
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Печән базары" чарасында, 29 август 2020

Азатлык редакциясе 2021 елда Татарстанда тормышка ашырырга мөмкин булган, татар теленә игътибарны арттыра алган җиде проект тәкъдим итә.

2021 ел Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" буларак билгеләнә. Берничә аерым дәүләт оешмасыннан тәкъдимнәр булса да, елның беренче ае узган вакытта әлегә җәмгыятькә бу уңайдан планнар, проектлар яңгыратылмады. Узган ел эшен башлаган татар теле комиссиясе дә әлегә эш планын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итмәде.

Азатлык иҗтимагый активистлар, тел белгечләре, чит илләрдәге азчылык телләр белән шөгыльләнүче галимнәр белән аралашканнан соң, Татарстан президентына быел эшләргә мөмкин һәм эшләргә кирәк булган җиде проект тәкъдим итә.

Узган ел тел комиссиясенә төзегән исемлектән аермалы буларак, биредә системлы эш яки татар телендә үстерәсе юнәлешләр түгел, ә конкрет проектларны җыйдык. Алар беренче карашка өлешчә популистик булып кабул ителергә мөмкин, әмма Туган телләр елында татар теленә игътибар җәлеп иткән, киң җәмәгатьчелеккә аның заманча һәм көчле булуын күрсәтерлек проектлар кирәк. Бу, әлбәттә, системлы эш кирәкми дигән сүз түгел, тик Туган телләр елы уңаеннан һаман аксаган һәм үсешкә ихтыяҗ булган өлкәләрне үстерер өчен конкрет нәтиҗә бирә алган проектлар кирәк.

1. Үрнәк татар мәктәбе

Соңгы елларда Татарстанда милли мәгарифтә бар өмет полилингваль мәктәпләргә генә калды. "Адымнар" мәктәбенең потенциалы да зур, мәктәп милли тәрбиядә тырышлык та күрсәтә. Ләкин чын татар рухы булган, укыту да, тәрбия эше дә татарча уза торган мәктәпләргә ихтыяҗ кала бирә. Шул уңайдан, Казанда бер үрнәк татар мәктәбе эшен оешытыру өмет уята алыр иде.

Күп кенә активистлар Казанга да сәләтле балалар өчен Актаныш гимназиясе кебек мәктәп кирәк дип әйтә. Аның матур, яңа төзекләндерелгән бинасы, бассейннары һәм тулысынча җиһазландырган сыйныфлары булырга тиеш. Уку-укыту һәм тәрбия эше дә тулысынча татарча алып барылуы зарури, укытуга иң яхшы белгечләрне җәлеп итәргә кирәк, ди активистлар.

Күп нәрсә кадрлардан тора, шуңа мәктәпкә үз фәнен белгән, шул ук вакытта татарча камил сөйләшкән иң яхшы мөгаллимнәрне җәлеп итү мөһим. Татар теленнән тыш чит телләр дә яхшы сыйфатта укытылырга тиеш. Шундый бер генә үрнәк мәктәп тә татар мәгариф системын мәрт хәленнән чыгарырга, киләчәк татар элитасына чыганак урыны булырга мөмкин.

2. Беренче татар блокбастеры

Азатлык инде берничә ел дәвамында "Киноханә" шәлкемен алып бара. Күп кенә чит ил белгечләре фикеренчә, кино халык аңына тәэсир итәргә сәләтле булган көчле инструмент булып тора. Мәсәлән, дорама жанрының күп кенә русияләрнең дә Корея мәдәниятенә мәхәббәт уятуы, телне өйрәнүгә мотивация тудыруы билгеле. Аниме мультфильмнары да япон теленә, мәдәниятенә кызысыну уятты.

Татарстан, гадәттә, татар фильмнарына акча бүлеп бирә, ләкин сүз күбесенчә олы буын өчен кино турында бара. Шул ук вакытта, Русия киноиндустриясендә Disney ширкәте белән хезмәттәшлек итү мисаллары бар. Әйтик, ике өлештә чыккан "Соңгы баһадир" (Последний богатырь) фильмы үрнәк алырлык. Аны финанслау һәм төшерү эшендә Русия сәнгатькәрләре белән бергә Disney-ның Русиядә вәкиллеге катнашты, шуның нәтиҗәсендә урыс әкиятләре, мәдәниятенә игътибар да тудырды. Керем ягыннан иң уңышлы Русия фильмы да булды.

Татарстан да халыкара ширкәтләр белән хезмәттәшлек итеп, татар әкиятләре, татар каһарманнары, тарихи вакыйгалар турында сыйфатлы, яшьләрне дә җәлеп итәрлек блокбастер төшерергә сәләтле. Бу шактый зур финанс таләп итә, тик республика бу чыгымнарны капларлык хәлдә. Беренче мондый фильм татар теленә, мәдәниятенә игътибарны арттырып, киләчәктә татар кинематографына юлны ачып, татарны дөнья күләмендә таныта ала.

3. Татар теле укытучылары өчен грантлар

2017 елда Татарстанда татар телен мәҗбүри укыту туктатылганнан соң, татар теле укытучылары төшенке хәлдә калды, мәктәпләрдә телгә игътибар кимеде. Укучыларның бер өлеше татар телен өйрәнми, өйрәнүчеләр дә татар телендә зур ихтыяҗ күрми, икенчел тел итеп карау очраклары да бар. Бу татар теле укытучылары өчен авыр эш атмосферасын булдыра , яшь һәм креатив укытучыларны бу өлкәдән кысрыклап чыгара.

Татарстан укытучыларга төрле грантлар булдыра. Шул ук вакытта, татар теле укытучыларына аерым грантлар системы юк. Төрле номанацияләрдә татар теле укытучылары өчен яхшы финанслы грантлар тәкъдим ителү очрагында, бу татар теле укытучысы абруен күтәрә алачак, бу юнәлешкә яшь һәм сәләтле кадрларны кайтара алачак. Укытучылар өстәмә акча алып кына түгел, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән башка хезмәттәшләре белән уртаклаша алачак, мондый таләпләрне грант шартларына кертеп була.

Сүз татар теле укытучылары турында гына түгел, төрле фәннәрне татарча укыткан башка укытучылар турында да бара. Татар мәктәпләрендә, районнарда, авылларда үз фәнен тырышып, заманча алымнар кулланып, татарча укыткан укытучыларга да бу шактый яхшы ярдәм һәм мотивация булдыра ала.

4. Татар теле фестивален үткәрү

Заманча һәм күп кеше катнашында фестиваль – телгә игътибарны уятырлык тагын бер үтемле чара. Аны апрельдә, бер атна дәвамында үткәрү урынлы булыр иде.

Мондый фестивальне чын эчтәлек белән тутыру мөһим: заманча музыка мәйданчыклары, өстәл уеннарын уйнау урыннары, фото ясау, дизайн, робототехника кебек заманча темаларга лекторийлар, остаханәләр, кызыклы дискуссия мәйданчыклары, балалар өчен чаралар һәм башкалар. Төрле яшькә ярарлык чаралар көн дәвамында үтү очрагында, фестивальгә бөтен гаилә белән килү җайлы була ала.

5. Хакимияттә татар теле көне

Татар телен үстерү эшен Татарстан президенты, һишчиксез, хөкүмәттән башларга тиеш. Мондый беренче адымнар инде күренә дә башлады. Туган телләр елында атнага кимендә бер көнне "татар телле көн" дип игълан итү мантыйклы адым булачак.

Шул көнне барлык киңәшмәләр, очрашулар, чыгышлар татар телендә башкарылса, документлар татар телендә тутырылса, республика кунаклары белән сөйләшү татарча алып барылса (тәрҗемәче белән булса да), бу татар теленең реаль дәүләт теле статусын күрсәтер иде, барлык дәрәҗәдәге түрәләргә татар телен өйрәнү ихтыяҗын тудырыр иде. Бу очракта татар телен саклау кирәклеген республика җитәкчелеге сүздә генә түгел, үз мисалында да күрсәтер иде.

6. Беренче татар уенын булдыру

XXI гасырда балаларның һәм яшүсмерләрнең тормышын уенсыз күз алдына китереп булмый. Кемдер компьютерда уйный, кемдер смартфонда, уен җиһазларын алучылар да шактый. Ни кызганыч, яшьләргә татарча уйнарлык уен һаман барлыкка килмәде.

Татарстанда Иннополис, IT-парк бар, технологияләр белән шөгыльләнгән оешмалар күп. Алар ярдәмендә, чит ил оешмаларын да җәлеп итеп, сыйфатлы татар уенын булдыру да Татарстанның көченнән килә. Аның эчтәлеген татар мәдәнияте, танылган әкиятләр, әсәр белән дә бәйләп була. Уен төрле платформалар өчен әзерләнсә, аны компьютерда да, уен җиһазларында да уйнап булыр иде. Мондый уен мәктәп укучыларында, студентларда татар теленә игътибарны арттырыр иде, телнең заманча булуын, тормышта да кулланыла алганын күрсәтер иде.

7. Заманча 10 дөнья әсәрен татарчага тәрҗемә итү

Казакъстан казакъ телен үстерү эшен "100 китап" дип аталган проекттан башлаган иде. Аның максаты - чит илдә басылган 100 танылган әсәрне казакъ теленә тәрҗемә итү иде. Шул рәвешле алар җәмәгатьчелекнең игътибарын казакъ теленә җәлеп итеп, ул телдә укырлык заманча һәм кызыклы контент булдырган.

Совет чорында татар теленә урыс һәм дөнья классикасы күпләп тәрҗемә ителә килде. Марк Твен, Жюль Верн, Экзюпери, Джек Лондон, Конан Дойль әсәрләрен татар телендә дә укып була иде. Заманча әдәбият исә татарчага тәрҗемә ителми диярлек. Бары тик волонтерлар көче белән генә "Һарри Поттер" турында китаплар татарчага тәрҗемә ителә башлады.

Күп кенә белгечләр заманча чит ил әдәбиятын татарчага тәрҗемә итү телгә шактый игътибар тудыра ала, тел өйрәнүчеләргә кулай контент тәкъдим итәргә сәләтле дип саный. Моны башкару өчен автор хокукларын сатып алу, һәм китап нәшрияты белән бергә китапны татарчага сыйфатлы итеп тәрҗемә итү кирәк.

Моңарчы Азатлык татар телен үстерү өчен 10 мөһим тармакны билгеләгән иде. Без аралашкан белгечләр мәгариф, реаль икетеллелек, медианы реформалау, яшьләр өчен контентны татарчалаштыру кебек тәкъдимнәр яңгыраткан иде.

Хөрмәтле укучылар, ә сезнеңчә, телнең үсеше өчен нинди зур проектлар башкару кирәк? Безнең тәкъдимнәрне ничек бәялисез? Үзегездә нинди тәкъдимнәр бар? Бу хакта форумда комментарлар калдыра аласыз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG