Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада парламенты Кытайның уйгырларга карата гамәлләрен геноцид дип бәяләде


Канадада уйгырларны яклау пикеты, 19 февраль 2021
Канадада уйгырларны яклау пикеты, 19 февраль 2021

Канада парламенты депутатлары, Кытай төрки халыкларга карата геноцидны туктатмаса, 2022 ел Олимпия уеннарын Пекиннан күчерергә чакырды.

Канада парламентының түбән пулаты Кытайның бу илдә яшәүче уйгырлар, казакълар һәм башка төрки халыкларга каршы гамәлләрен геноцид дип таныды. Бу турыда CBC хәбәр итә.

Депутатлар, геноцид туктатылмаса, 2022 елга планлаштырылган Олимпия уеннарын Пекиннан күчерергә чакырды.

Документны яклап 266 вәкил тавыш биргән, парламенттагы барлык фиркаләр вәкилләре әлеге тәкъдимне хуплаган. Каршы килүчеләр булмаган. Шул ук вакытта Канада премьер-министры Джастин Трюдо һәм хөкүмәтнең күпчелек өлеше тавыш бирүдән тыелып калган. Гамәлдәге министрлардан тавыш бирүгә бары Канада тышкы эшләр министры гына килгән, һәм ул бөтен хөкүмәт исеменнән тавыш бирүдән тыелып калам дип белдергән.

Көнбатыш илләре Пекинны Синҗан-Уйгыр төбәгендә яшәүче мөселманнар арасыннан миллионнан артык кешене лагерьларга җибәрүдә гаепли. Тоткыннарны идеология ягыннан эшкәртелүләргә дучар итәләр, алар үз диннәреннән, мәдәниятләреннән ваз кичәргә мәҗбүр ителә, көчләүләр, хатын-кызларны мәҗбүриләп стерильләштерү һәм күпсанлы газаплау очраклары турында хәбәр ителә.

Канада парламентында тавыш бирү Кытай үзенең Синҗан төбәгендә алып барган сәясәтен кеше хокуклары өлкәсендә прогрессның ачык мисалы дип белдергәннән соң берничә сәгать үтүгә кабул итте. Кытайның Канададагы илчесе парламент кабул иткән резолюцияне илнең эчке эшләренә тыкшыну дип санавын белдерде, ә геноцидта гаепләүләр фактларга каршы килә диде.

Синҗандагы хәлләрне геноцид дип атаган беренче ил АКШ булды. Гыйнварда Дәүләт департаментының ул чактагы башлыгы Майк Помпео АКШның сайланган президенты Джо Байден инаугурациясенә берничә сәгать кала шундый белдерү белән чыккан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG