Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемия башыннан Башкортстанда эшсезлек 1,5 тапкыр арткан


Андрей Назаров.
Андрей Назаров.

Бу турыда социаль челтәрләрдә Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

Башкортстанда эшсезлекнең иң югары ноктасы 2020 елның сентябренә туры килгән – бу чорда 129 мең эшсез рәсми теркәлгән. 2021 ел башына бу сан 105 мең кеше булган. 23 февраль саннарынча, республикада 90 мең кеше эш эзли.

Назаров икътисадка ярдәм күрсәтү чаралары күп кешенең эш югалтуына юл куймаска мөмкинлек бирде дигән. Бу чаралар 2020 елның дүртенче чирегендә эшсезлекне 12 проценка киметте дигән премьер-министр. Ул ел дәвамында эшсезлек күрсәткечен пандемиягә кадәрге саннарга кире кайтарып булыр дип өметләнә.

Төп проблем эш базарындагы тәкъдимнәрнең оешмаларда хезмәткәрләргә ихтыяҗ белән туры килмәвендә дип белдерә Назаров. Оешмаларга бер төр белгечләр кирәк булса, белем бирү системы "беркемгә кирәкмәгән" башка төр белгечләрне әзерли ди ул.

Шул ук вакытта эш бирүчеләрнең һәм белем бирү оешмаларының да зур өлеше – дәүләт оешмалары булуын билгеләп уза.

"Дәүләт бер кулы белән бер әйберне эшли дә, икенчесе белән шуны төзәтергә мәҗбүр. Бу коточкыч дәрәҗәдә нәтиҗәсезлек. Шуңа күрә без хакимиятнең эш бирүчеләр белән мөнәсәбәте структурасын үзгәртергә булдык. Һәр тармакта эш төркемнәре булдырды. Аларга башкарма хакимият органнары, бизнес һәм уку йортлары җитәкчеләре керде. Шушы сөйләшүләр ярдәмендә көллиятләр зур оешмалар белән аларга кадрлар әзерләү турында 450дән артык килешү төзи алды" дип язган Назаров.

Бу оешмалар арасында "Башнефть", "Башнефтегеофизика" һәм "Станкостроение" булуы әйтелә.

Шул ук вакытта Башкортстанның Ишембай һәм Стәрлетамак районнарында яңа ширкәтләр төзеләсе, бу районнардагы 11 көллияттә алар өчен белгечләр укытылачагы да әйтелгән. 2020 елда 300дән артык инвалидка эш табу да мөмкин булды диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG