Русия думасы депутатлары хакимиятләр рөхсәтеннән башка мәгәриф эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыючы канун өлгесен икенче укылышта хуплады. Бу хакта дума сайтында хәбәр ителә. Канун кабул ителгән очракта дошманлык уяту өчен мәгәриф эшчәнлеге белән шөгыльләнү тыела. Моннан тыш, документ "мәгариф-агарту эшчәнлеге" дигән төшенчәне теркәп куя һәм аның белән хакимият рөхсәте булмаган оешмаларга шөгыльләнүне тыя.
Сүз рәсми мәгариф програмнары кысаларыннан читтәге мәгариф-агарту эшчәнлеге турында бара. Канун өлгесе хөкүмәткә "мәгариф-агарту эшчәнлеге тәртибен һәм шартларын, аны контрольдә тоту формаларын" билгеләү вәкаләтләре бирүне күздә тота.
"Бу эшчәнлекне билгеләүче канунның булмавы Русиягә каршы көчләрнең укучылар һәм студентлар арасында Русия федерациясендәге дәүләт сәясәтен дискредитацияләүче, тарихны яңадан караучы һәм конституцион тәртипне җимерүче күптөрле пропаганда чараларын, шул исәптән чит илләр ярдәмендә оештылганнарын да, мәгариф-агарту эшчәнлеге буларак контрольсез рәвештә алып баруына юл ача", диелә канун өлгесенә аңлатма текстында.
Канун өлгесе мәгариф-агарту эшчәнлеген белем алучыларга халыкларның тарихи, милли, дини һәм мәдәни традицияләре турында дөрес булмаган мәгълүмат биреп, социаль, расачыл, милли һәм дини низаг чыгару өчен куллануны тыя.
Канун өлгесен әзерләүчеләр фикеренчә, бу үзгәрешләр укучылар һәм студентлар арасында кануннарга ярашсыз мәгълүмат һәм Русиягә каршы пропаганда таралуга каршы көрәшергә ярдәм итәчәк.
Азатлык белән сөйләшкән мәгариф белгечләре исә бу канун өлгесе башкача фикерләүне бетерү, дәүләт мәгариф програмыннан читтәге мәгариф эшчәнлеген дә дәүләт кысаларына кертү өчен әзерләнгән дип исәпли.
Мәгариф белгече Марат Лотфуллин әйтүенчә, "монда сүз, мисал өчен, татар халкының үзаңын, милли тарихны өйрәнүне тагын да кысу турында бара, канун шундый максат белән әзерләнә дә". "Татар тарихы мәктәпләрдә инде укытылмый, хәзер инде рәсми мәгариф системы кысаларыннан тышта да татарларның агарту эшчәнлеген бетерү өчен уңайлы мөмкинлек ачыла. Шулай ук бу канун нигезендә "Ачык университет" кебек проектларда җәмәгатьчелеккә укыла торган лекцияләр дә контрольдә булачак. Төрле темаларга фәнни конференцияләрдә ясалган чыгышлар да мәгариф-агарту эшчәнлеге дип карала бит, димәк андый конференцияләрдә чыгыш ясаган кешеләрне эзәрлекләү өчен дә кулланыла алачак", ди Лотфуллин.
Русия фәннәр академиясе канун өлгесен кире алырга чакыра. Астрофизик Сергей Поповның Change.org сайтындагы петициясе 9 март көненә 230 мең имза җыйган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!