Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә Русия файдасына шымчылык иткән өчен хәрби капитан тоткарланган


Римда Италиянең Баш штабы идарәсе.
Римда Италиянең Баш штабы идарәсе.

Капитан Италиянең гаскәре һәм флоты турында, НАТО чаралары хакында яшерен мәгълүматны белә алган диелә.

Италия башкаласында Русия файдасына шымчылык итүдә шикләнелеп, илнең хәрби-диңгез көчләре капитаны тоткарланган. Ул Баш штабта хезмәт иткән һәм аның яшерен мәгълүматны белү мөмкинлеге булган. Моннан тыш, Русия илчелегендә эшләүче хәрби дә тоткарланган, ул илдән җибәреләчәк дип хәбәр итә Corriere della Sera газеты. Бу Советлар Берлеге таркалганнан соң беренче шундый очрак, дип яза la Repubblica.

Тоткарланучыларның исемнәре әйтелми. Хәрбинең фрегат капитаны булуы искәртелә. Аны русиялегә яшерен документларны тапшыргач ук тоткарлаганнар. Бу кеше Италия гаскәре һәм флоты турында, НАТО чаралары турында яшерен мәгълүматны белә алган диелә.

Капитан һәм аның ярдәмчесен Италия махсус хезмәтләре күптән шик астына алган һәм аларны күзәткән диелә. Шымчылык турында җинаять эшләре Италиядә бик сирәк булуы әйтелә. Соңгы тапкыр бу маддә нигезендә кулга алуга рөхсәтне Италиядә 1989 елда биргән булганнар.

Ике атна элек, март уртасында Софиядә Баш штаб офицерлары тоткарланды, алар Русия файдасына шымчылык итүдә шикләнелә.

Хәзерге вакытта Италия тышкы эшләр министрлыгына Русия илчесе чакыртып алынган, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG