Accessibility links

Кайнар хәбәр

Протестлар өчен 70тән артык кеше тоткарланган, штрафка тартылган һәм кулга алынган


Мәкәүдә протест чарасы, 21 апрель
Мәкәүдә протест чарасы, 21 апрель

21 апрель урам чарасы белән бәйле рәвештә тоткарланучыларның гомуми саны ике меңгә якынлашкан.

Узган ялларда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның 70тән артык тарафдары тоткарланган, аларга штрафлар салынган яки сак астына кую җәзасы бирелгән. Бу очракларның күпчелеге Навальныйны яклап 21 апрельдә узган акция белән бәйле. Бу турыда "Яблоко" фиркасенең Псковтагы бүлеге җитәкчесе Лев Шлосберг язып чыккан. Facebook-тагы сәхифәсендә ул өйләренә полиция килгән кешеләрнең исемлеген чыгарган, соңгы чара белән бәйле тоткарланучыларның гомуми саны ике мең кешегә якынлаша дип искәрткән.

21 апрелдә Русия шәһәрләрендә Алексей Навальныйны эзәрлекләүне туктатуны һәм аңа тиешле медицина ядәмен күрсәтүне таләп итеп урам протест чаралары узды. Бу юлы митингларга чыгучыларны аз тоткарладылар – моны эчке эшләр министрлыгы да, хокук яклаучылар да искәртте.

Ләкин җомгадан башлап полиция акцияләрдә катнашучыларның һәм акциядә катнашуга чакырган дип саналучыларның өйләренә килә башлаган, аларда тентүләр узган, беркетмәләр тутырылган диелә.

Оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальный февральдән бирле клолониядә утыра, мәхкәмә аны сигез ел элек булган "Ив Роше" эше нигезендә өч ярым елга төрмәгә хөкем итте. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бу эшне канун бозып ачылган дип таныды. Колониядә Навальныйның сәламәтлеге кискен начарайды. Тиешле медицина ярдәме ала алмавына, һәм үзенең дәвалаучы табибына күренергә мөмкинлек булмавына пртест йөзеннән Навальный 31 марттан ачлык игълан иткән иде. 23 апрельдә, табиблары үтенече белән, Навальный ач торуын туктатты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG