Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның кызы Дарья Женевада кеше хокуклары саммитында чыгыш ясаячак


Алексей Навальный гаиләсе белән
Алексей Навальный гаиләсе белән

Русия оппозиция сәясәтчесенең кызы әтисенә бирелгән Батырлык премиясен чыгып алачак.

Русия хакимияте төрмәгә утырткан оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның кызы Дарья Навальная 7-8 июньдә Женеавада узачак кеше хокуклары саммитында чыгыш ясаячак. Бу турыда симмитның твиттерында әйтелә.

Февральдә Навальный әлеге форумның Батырлык премиясенә лаек булган иде. Ул вакытта чараны оештыручылар Навальный тиздән иреккә чыгарылыр һәм бүләкне үз кулы белән алыр, аны тапшырыр алдыннан видеоинтервью да бирер дип өметләнгән иде. Бу барып чыкмаса, саммитка Навальныйның гаилә әгъзасын чакыру планлаштырылды.

Женевада кеше хокуклары форумын 25 дәүләти булмаган хокук саклау оешмасы бергә уздыра. Быел форумда Беларуста президентлыкка намзәт булган Светлана Тихановская да чыгыш ясаячак. Моннан тыш, саммит эшендә Русия оппозиция вәкиле, 2018 елда Батырлык премиясе алган Владимир Кара-Морза да катнаша.

Алексей һәм Юлия Навальныйларның өлкән баласы Дарья Навальнаяга 20 яшь. Хәзерге вакытта ул Калифорниядәге Стэнфорд университетында укый. Әлеге университет дөньяда иң яхшы 10 уку йорты исемлегенә керә, хәзер ул Times Higher Education һәм QS World University Rankings рейтингларында икенче урынны били.

Оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный Владимир өлкәсе Покров шәһәрендә 2нче төзәтү колониясендә утыра. 2 февральдә мәхкәмә аны сигез ел элек ачылган "Ив Роше" эше нигезендә өч ел ярым колониягә хөкем итте.

Колониядә Навальныйның сәламәтлеге кинәт начареп китте. Ул үзе янына аның дәвалаучы табибын кертүне таләп итте, тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәүгә зарланды. Болар эшләнмәгәч, 31 мартта Навальный ачлык игълан итте.

Навальныйга тиешле медицина ярдәме күрсәтергә чакырып, хокук яклаучылар, төрле илләрнең хакимиятләре, Нобель бүләге ияләре һәм дөньякүләм танылган кешеләр мөрәҗәгать итте. 21 апрельдә Навальныйны яклап Русиянең берничә дистә шәһәрендә протест чаралары узды, нәтиҗәдә ике меңнән артык кеше тоткарланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG