Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аэрофлот" июнь ахырына кадәр Төркиягә билетлар сатуны туктаткан


"Аэрофлот" рәсми вәкиле моны "рейслар булмый калган очракта юлчыларга уңайсызлыклар тудырмас өчен" эшләнде дип аңлатты. Русия оператив штабы ике ил арасында очышларны торгызу турында берни әйтмәде.

"Аэрофлот" һава ширкәте Төркиягә билетлар сатуны июнь ахырына кадәр туктатып тора. Коронавируска каршы көрәш оператив штабы рөхсәт биргән атнасына ике очыш кына дәвам итәчәк дип хәбәр итә ТАСС.

"Аэрофлот" рәсми вәкиле Михаил Демин моны "рейслар булмый калган очракта юлчыларга уңайсызлыклар тудырмас өчен" эшләнде дип аңлатты.

Дүшәмбе кич кайбер матбугат чаралары Русия белән Төркия арасында очышларны 30 июньгә кадәр туктатыла дип язды. Ләкин оператив штаб моны расламады. Әлегә рейслар 1 июньгә кадәр туктатылган.

15 апрельдән 1 июньгә кадәр Русия Төркия һәм Танзания белән очышларны туктатып торды. Русия хакимияте моны әлеге илләрдә коронавирус таралуы белән аңлатты. Чикләүләр даими рейсларга да, чартерларга да кагылды. Әлеге вакытта Мәскәү-Истанбул арасында атнасына ике генә очыш башкарыла.

15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркиягә 500 мең русияле 30 млрд сумнан артык туристик юлламаларга бронь ясап куйган. Аларга сәяхәтләрен йә күчерергә, йә бөтенләй баш тартырга туры килде.

Очышлар туктатылыр алдыннан Истанбулга Украина президенты Владимир Зеленский килгән иде. Аның белән очрашуда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Әнкара Русиянең Кырым аннексиясен танымый дип белдерде.

Кайбер белгечләр Русиянең очышларны туктатып торуы коронавируска түгел, ә Эрдоганның Кырымны Украинаныкы итеп тану турындагы белдерүенә бәйле дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG