Корбан бәйрәме вакытында Русиянең көньяк төбәкләреннән китерелүче сарыкларны Татарстанга кертергә рөхсәт ителмәскә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан хөкүмәтенең ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Гәбделхак Мотыйгуллин матбугат очрашуында белдерде.
"Сарык үрчетү белән шөгыльләнүче төбәкләрдә хайваннар арасында йогышлы чир талауы күзәтелә. Русиянең 33 төбәгендә тилчә авыруы таралган. Бу бик зур сан" диде ул.
Аерым алганда, кара исемлеккә Әстерхан, Волгоград, Курган, Оренбург, Сарытау, Самар, Краснодар, Адыгея, Ингушетия, Кабардин-Балкар төбәкләре кергән. Шулай ук 26 төбәктә бруцеллез чире ачыкланган. Тагын 10 төбәктә чәчәк авыруы (оспа) таралган. Алар арасында Башкортстан белән Пенза өлкәсе дә бар. Бу төбәкләрдән сарыклар кертү очрагы ачыкланса, терлек карантинга ябылачак.
Узган елларда Корбан бәйрәменә Татарстанга нәкъ шушы төбәкләрдән сарыклар китерелә иде. Бу республикада сарыклар аз үрчетелүе белән бәйле. Рәсмиләр бәйрәмгә Татарстан сарыклары да җитәчәк дип ышандырды. Хәзер Татарстанда 300 меңнән артык сарык үрчетелә дип санала.
"Соңгы елларда Татарстанда сарыклар саны арта бара. Безнең фикеребезчә, республиканың ихтыяҗын капларга ул җитә. Шул рәвешле, без Татарстанны йогышлы чирләрдән саклаячакбыз һәм үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итәбез", диде Мотыйгуллин.
"Безнең сарыклар читтән китерелгәннәреннән бер дә калышмый. Кызганыч, Корбан бәйрәм вакытында стандартка туры килмәгән, брак хайваннар килә. Алар күп очракта дини таләпләргә туры килми. Хайванга бер ел да тулмаган булуы бар, йә колагы өзелгән, йә мөгезе сынган була. Элек Корбанга сарыкларның итле токымын китерәләр иде. Хәзер мин андый хәлләрне хәтерләмим. Сәбәбе - корбанга дигән хайваннарны сатулашып алырга ярамый. Алыпсатарлар моннан файдалана", диде ул.
Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел Татарстанда 15 меңнән артык сарык чалынган. Шуларның 4,5 меңе Казанга туры килгән. Бу исемлеккә авылда һәм хуҗалыкларда чалынган маллар саны кермәгән.
Корбан бәйрәме Татарстанда 20 июльдә узачак. Корбан чалыр өчен республикада 50 урын билгеләнгән. Шуларның 17се Казанда оештырылачак. Рәсмиләр урыннар саны артырга да мөмкин дип белдерә. Һәрбер ноктада ветеринар-санитар экспертлар эшләячәк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!