Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Гудков Русиядән Киевка киткән


Дмитрий Гудков
Дмитрий Гудков

Оппозиция сәясәтчесе бу турыда Telegram-каналында язып чыкты. Китү сәбәбен ул Русия хакимияте тарафыннан басым һәм җинаять эше аша эзәрлекләү куркынычы булуы белән аңлата.

Сәясәтче, Русия думасының элеккеге депутаты Дмитрий Гудков якшәмбе Русиядән киткән. Бу турыда ул үзенең Telegram-каналында язды. Хәбәрнең дөреслеген медиаларга аның хатыны Валерия дә раслаган.

Гудков Киевка юнәлгән. Китү сәбәбен ул Русия хакимияте тарафыннан басым һәм җинаять эше аша эзәрлекләү куркынычы булуы белән аңлата. "Миңа каршы җинаять эше бары тик мине сайлауларга кертмәс өчен һәм ким дигәндә тавыш бирү көненә кадәр мине илдән кысып чыгарыр өчен ачылган" дип язган Гудков.

Туганнарым бу карарымны хуплады, аларга да куркыныч янау хакында җитди мәгълүмат килеп иреште, дигән экс-депутат.

Дмитрий Гудков 1 июндә тоткарланды. Ул милек зыяны салу маддәсе нигезендә шикләнелде. Гудков Мәскәү мэриясе белән бүлмә арендасы килешүе төзегән булган, шуның нигезендә бурычы бар диелде. Тентүләр Гудковның Мәскәүдәге фатирында, аның әтисе Геннадий Гудков дачасында узды. Тоткарлаганнан соң ике көннән бернинди аңлатмаларсыз Дмитрий Гудков иреккә җибәрелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG