Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда COVID-19ның 38 штаммы ачыкланган


Марат Садыйков (Архив фотосы)
Марат Садыйков (Архив фотосы)

Вирус мутациясе сәбәпле, республикада авыручылар катырак авырый башлаган.

Татарстанда коронавирус чире мутацияләре тарала. Шул сәбәпле, хастаханәләрдә ятучылар катырак авырый башлаган. Бу хакта бүген республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде.

— Вирус бик тиз мутация кичерә. Хәзер республикада коронавирусның 38 штаммы бар. Шул исәптән, британ һәм башка штаммнар күзәтелә. Икенчедән, авыру яшьләргә таба борылды. 2020 елда авыручылар саны 60 яшьтән өлкәнрәк иде. Хәзер яшь буын авырый башлады. Алар чирне тизрәк үткәреп җибәрсә дә, якыннарына вирус таратучы булып кала. Өченчедән, авыручылар мутацияләнгән вирустан катырак авыруын күрәбез. Авыруны кичерсәң дә, ялкынсыну куркынычы кала. 2020 елга анализ ясадык. Коронавирус белән авырган кешеләрдә вакыт узу белән ялкынсыну үлемгә дә китерә. Бу мәсьәлә системлы булып кала", диде ул.

Министр сүзләренчә, узган елгы дәвалау ысуллары быелгы авыручыларга ярдәм итми башлаган. Мутацияләнгән вирус кешенең башка органнарына да йогынты ясарга мөмкин ди ул.

— Алла сакласын, вирус үзәк нерв системына йогынты ясаса, бавыр белән бөергә зыян китерсә, көчле ялкынсыну булачак һәм дәвалауны үзгәртергә туры киләчәк. Узган ел кулланылган дәвалану беркетмәсе бүген авыручыларга ярдәм итми. Дозаларны ике тапкырга арттырдык", диде Марат Садыйков.

Соңгы көннәрдә Мәскәү һәм Петебурда коронавирус йоктыручылар саны арта башлады. Татарстан рәсмие республикага да куркыныч яный дип саный. Ул вакцина ясатырга чакырды.

Бүгенгә Татарстанда 428 меңнән артык кеше вакцина ясаткан. Республика түрәсе әлеге кампаниянең акрын баруын таныды. Хәзер өлкәннәрнең 20 проценты гына вакциналанган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 30 очрагы рәсмән ачыкланды һәм йоктыручыларның гомум рәсмән саны 21 938 мең кешегә җитте. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 19 332 кеше савыккан, 518 кешенең гомере өзелгән диелә.

Соңгы көннәрдә Русиядә коронавирус йоктыручылар саны арта башлады. Узган тәүлектә COVID-19 вирусы рәсмән 14 185 кешедә ачыкланган. Пандемия башланганнан бирлек Русиядә коронавирустан рәсмән барлыгы 127 мең кешенең гомере өзелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG