Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү өлкәсе Сабантуе коронавирус сәбәпле кичектерелә


Мәскәү Сабантуе (архив фотосы)
Мәскәү Сабантуе (архив фотосы)

Быел Мәскәү өлкәсенең Красногорски шәһәрендә узарга тиешле өлкә Сабантуе кичектерелә. Бу турыда Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте өлкә губернаторы Андрей Воробьев фәрманы чыккач хәбәр итте.

Коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында, Мәскәү өлкәсендә киңкүләм чаралар уздыру тыела. Чикләүләр 15 июльгә кадәр гамәлдә булачак.

Моңарчы Воробьёв коронавируслы инфекциягә каршы көрәш чараларын үзгәртү турында тагын бер карар имзалаган иде: 13 июньнән 20 июньгә кадәр Мәскәү өлкәсендә җәмәгать урыннарында мәҗбүри битлек режимы гамәлгә керә, оешмаларга мөштәриләрне сулыш органнарын саклау чараларыннан башка кабул итү тыела.

Мәскәү өлкәсе сабантуе ел саен яңа шәһәрдә уза. Бәйрәмне оештыруда гадәттә Сабантуй узачак шәһәр идарәсе һәм Татарстаннан берәр район катнаша. Былтыр һәм быел ул Красногорскида узарга тиеш иде. Быелгы сабантуй 19 июньгә планлаштырылган иде.

Шулай ук Мәскәү өлкәсендә 20 июньдә узасы тагын бер Сабантуй — ел саен уздырыла торган Домодедово шәһәре сабантуе да уздырылмаячак. Домодедовода Сабантуй булмаячагын Азатлыкка оештыру комитеты әгъзасы Феликс Җамалиев раслады.

Соңгы тәүлектә Мәскәү өлкәсендә СОVID-19 йоктыруның 1 135 рәсми очрагы рәсмән теркәлгән. Пандемия башыннан бу сан - 283 меңнән артык. Бу турыда Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG