Accessibility links

Кайнар хәбәр

Голикова: Русиядә COVID-19 очраклары илнең барлык төбәкләрендә 30 процентка артты


Татьяна Голикова
Татьяна Голикова

Соңгы тәүлектә коронавирустан Татарстанда ике, Башкортстанда өч кеше үлгән.

Соңгы бер атнада Русиядә коронавирус инфекциясе очраклары илнең барлык төбәкләрендә 30 процентка артты. Бу турыда вице-премьер Татьяна Голикова әйтте.

"Көндәлек уртача күрсәткеч 31,2 процентка, Мәскәүдә - 42 процентка артты. Сәбәп ике. Беренчедән, чикләү чараларын үтәмәү, күп төбәкләр чараларны йошартты. Таралуның икенче сәбәбе - коронавирус штаммнары мутациясе", дип аңлатты Голикова.

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа авыручылар 30 кешегә арткан, ике кеше үлгән.

Башкортстанда яңа йоктыручылар саны 120 кешегә күбәйгән, өч кеше үлгән.

Русиядә 17 594 кеше чирли башлаган. Барлыгы тәүлегенә 548 кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG