Инде күп еллар каза хәлендә булган мәктәптә узган елны гына, федераль програм нигезендә, җылы бәдрәфләр, юыну урыннары урнаштырып, яхшы гына ремонт эшләре башкарганнар. Быел мәктәп ябыла, чөнки ул бина 30 ел эшлисе урынга 43 ел хезмәт иткән икән һәм аны төзекләндерү мөмкин түгел. 30 июнь кичендә, авыл халкы Чиканас мәдәният йортына, мәктәпнең язмышы турында сөйләшергә җыелышты. Мәктәп мөдире белән авыл җирлеге башлыгы мәктәпне ябуны яклап чыгыш ясадылар. Азатлык хәбәрчесе Чиканас авылындагы шул җыелышта булып кайтты.
Соңгы айда Татарстан салаларында күп мәктәпләр ябылу сәбәпле авыл халкы җыелышлар җыя, матбугат чараларына мөрәҗәгать итә, аларның берничәсе хакында Азатлык та язды. Арча районы Чиканас авылы халкы бу мәктәпләр ябылуны татар халкына, татар авылларына каршы башкарылучы гамәл дип бәяли. Имзаларын куеп, матбугат чараларына, Татарстан президентына, прокурорга язган хатта алар мәктәп белән бакчага вакытлыча ремонт ясап, киләчәктә аларны бер түбә астына кертеп, яңа бина салып бирүләрен үтенә.
Чиканас авылында 261 кеше яши, яңа йортлар төзелә тора.
Халык җыелуга карамастан, башта мәдәният йорты ачылмаячак дип игълан иттеләр. Әле көндез генә мәдәният йортын ачам дип йөргән клуб мөдиренең кисәк кенә эшләре барлыкка килгән, ул мәдәният йорты ишегенә язу ябыштырып юкка чыккан.
Мәдәният йортын җыештыручыдан ачкычны алып, авыл җирлеге башлыгы авыл халкын залга алып керде. "Ачабыз, мин кешеләрне болай урамда бастырып тота алмыйм, өлкәннәр дә килгән бит", диде Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Альберт Җиһангиров.
Ул җыелышның башында ук мәктәпнең ябылачагын, балалар бакчасына бәлки ремонт ясалачагын әйтте.
— Менә кемнең сүз аласы килә – сөйләгез, мәктәпне ябарга кирәк, мәктәп була торган түгел. Бер көнне үзегез дә күрдегез, район җитәкчесе Илшат Габделфәртович килде, комиссия җибәрәм, диде. Комиссия бинаны караячак, экспертиза үткәрәчәк, шуннан соң соңгы сүзне әйтәчәкләр, ә балалар бакчасына ремонт булачак, дип әйттеләр, – диде Җиһангиров.
— Бакчаның бинасы мәктәпнекенә караганда начаррак бит. Ул фундамент өстендә дә тормый, щитовой төзелеш. Хәзер аның түбәсенә тотынсалар, ул картон тартма кебек ишелеп төшәчәк, ә мәктәп әле фундамент өстендә, ныклырак. Бакчаның идәне дә җирдән түбән урнашкан, яңгыр яуса да эченә су тула. Ничек аңа ремонт ясап була да, мәктәпкә булмый? – диделәр залдан.
— Анысын комиссия карый инде, – диде авыл җирлеге башлыгы урынбасары.
Авыл кешеләре үзара фикер алышып, беренче сүзне авылның хөрмәтле укытучысына бирергә кирәк дип килеште.
— Авылга 1969 елда укытырга килдем, шуннан бирле укытам. Соңгы 15 елымны мәчеттә балалар укытуга багышладым. Бу авылның беркайчан да чын мәктәп күргәне булмады. Башта ул колхоз идарәсе бинасында булды, аннары аны колхозга килеп ремонт эшләре башкаручы, бәрәңге чүпләргә килүче эшчеләр өчен корылган бинага күчерделәр. Хәзергә кадәр балалар шунда укыды. Чиканас халкының да чын мәктәпкә хакы бар! Безнең авылда бүген 38 бала санадык. 19 июньдә авылга район башлыгы белән мәгариф бүлеге җитәкчесе килгән иде, шунда район башлыгы президентка хат язачагын, безгә мәктәп белән бакчага яңа бина сораячагын әйтте. Өметем туды. Мин кичә генә аның янына Арчага бардым, яныма өч ир-ат кереп утырдылар, авыз ачарга да бирмәделәр, мәктәп ябылачак, дип әйттеләр. Президентка хат яздыгызмы соң әле дип сорадым, ун көннән артык вакыт узган, әле хат та язылмаган. Елап кайттым, – диде Нәфыйга Нигъмәтҗанова.
Мәктәп ябылу турында сүз бүген генә чыкмаган, авыл кешеләре инде матбугатка хатлар әзерләп тә куйган булган, әмма район башлыгын авыр хәлгә куясылары килмичә, яхшыга өметләнеп көтеп утырганнар. Аның авыл кешеләре өчен хәтта бер хат та язмавын аңлагач кына матбугатка мөрәҗәгатьләр киткән.
— Без матбугат чараларына, прокуратураларга, президентка хатлар язган идек, район башлыгы киләчәк дигәч, аларны беркая җибәрмәдек. Бәлки, безнең гозерне ишетер дип уйладык. Район башлыгы белән мәгариф бүлеге җитәкчесе шыпырт кына авылга килеп китмәкче булганнар, тиз арада машиналарын күреп, авылның төркеменә язып салып, халык белән җыелдык. Менә Нәфыйга апа районга барып елап кайтты. Безнең фикерне тыңлап та тормыйча менә шулай мәктәпне ябу ул геноцид дип атала: беренчедән ― татарларга каршы, икенчедән ― авыл кешесенә каршы. Безнең белән шулай кыланырга без җинаятьчеләрме? Юк, без җинаятьче түгел, кешенекен урламыйбыз, кеше үтермибез, без мәктәп белән бакча сорыйбыз һәм моңа хакыбыз бар. Ахыр чиктә, без үзебез өчен йөрибезме? Юк, без авыл өчен йөрибез!
Мәктәп белән бакча юк икән, димәк, авыл юк дигән сүз
Мәктәп белән бакча юк икән, димәк, авыл юк дигән сүз! Авылдагы буш өйләрне сатып алырга дип кешеләр килә, иң беренче сораулары: мәктәп белән бакча бармы, диләр. Мәктәп белән бакча юк икән, димәк, авыл юк дигән сүз. Әле менә эпидемия вакытында бөтенесе авылга кайтып тулды, хәзер шәһәрләрендә берәр хәл булачак икән, халык авылга бөтенләй күчеп кайтачак. Без Мәскәү юристы таптык, авыл халкы исеменнән ышанычнамә язып, бу эшне аңа тапшырачакбыз. Мине берзаман Зюгановны сайлаганым өчен эштән куып, электр-газларымны өзеп, шуннан соң Мәскәүгә Русия думасына барганым бар инде. Тагын барырбыз, юлын беләм. Без бит күп әйбер сорамыйбыз: бакча белән мәктәпне берләштергән бер бина кирәк безгә. Хөкүмәт өчен нәрсә ул? Бер төчкерек кенә! – дип сөйләде Ясмилә Фазылова.
— Район башлыгының максаты мәктәп бинасын күрү иде, ата-аналар белән очрашу түгел иде, – диде мәктәп мөдире Әмир Нуретдинов.
Авылда 2000нче еллар башында инде колхоз да беткән, китапханәне дә аерым бинадан мәдәният йортына куып кертеп, ул бетү алдында тора, хәзер менә мәктәп белән бакча да сорау астында. Авыл кешеләре шуларны да искә алды.
— Бүген инде бюджетта эшләүчеләрне куркытып куйганнар, җыелышка киләсе күпме кеше килми калды. Клуб мөдиренә дә ачмаска кушылган, чөнки әле сәгать өчтә генә клубны ачам дип әйткән иде. Бакча белән мәктәп ябылгач, биш кеше эшсез кала, алар кая барып эшли?! Колхоз да юк бездә, бетте. Китапханә аерым бинада иде, аны мәдәният йортының бер почмагына тыгып кысып куйдылар. Ул бетте инде, бетерәләр җайлап кына. Мәктәп белән бакча да беткәч, нәрсә генә кала соң инде монда? Шул бинаны төзеткәнче йөриячәкбез, президентка да язарбыз. Шуңа кадәр мәктәп белән бакчаны гына япмый торсыннар, – диде Фазылова.
Чиканас авылының башлангыч мәктәбе 2013 елдан бирле Өчиле мәктәбе филиалы булып тора. 22 ел мөдирлек итүче Өчиле мәктәбе директоры Әмир Нуретдинов та шушы җыелышта катнашып, авыл халкына мәктәпнең ни өчен ябылырга тиешлеген аңлатты.
— Бу бина 1978 елда игенчеләргә ял итә торган урын буларак төзелгән. 1992 елда ул монда күчереп салынды. Дәүләтнең техник стандартлары буенча расланган төзелеш түгел, ә щитовой гына йорт санала, диварында ике такта да, эчендә рубероид кына. 1978 елдан алып исәпләсәгез, бина 43 ел хезмәт иткән. Мондый щитовой йортның хезмәт вакыты күп дигәндә ― 30 ел. Бу бина инде 1,5 мөддәтен үтәгән. Монда ремонт кертеп булмый. Капиталь ремонт өчен фундамент һәм кирпеч стена булырга тиеш. Бүген-иртәгә ишеләсе ул бинага кем капиталь ремонт кертсен, бюджетта җүләр кешеләр бар дип беләсезме әллә сез? Бүген мәктәп ябылуга ах-вах киләсез, ә өч ел элек, 5 балагыз автобуска утырып Кырлай мәктәбенә китеп барганда нәрсә карадыгыз? – диде мәктәп мөдире.
Ачыклый башлагач, мәктәптән укучыларның китеп баруы кырыс укытучы аркасында булуы ачыкланды. Ата-аналар ул укытучыны алыштыруны сорап мөдиргә дә кат-кат мөрәҗәгать иткән, ахыр чиктә мәгариф бүлегенә дә язарга мәҗбүр булганнар. Алар колак салмагач, укытучының дәресләрен диктофоннарга яздырып та тыңлатканнар. Ата-аналар берсен-берсе уздыра-уздыра укытучының "батырлыклары", мәктәп мөдиренең аларны ишетмәве хакында сөйләделәр.
— 60 яшькә кадәр, балаларның бармакларын төеп, психикасын какшатып, нишләп ятты ул мәктәптә? Шуның аркасында мәктәпне тараттыгыз, әйтә торып та аны эштән алмадыгыз. Ата-аналар мәгариф бүлегенә дә шикаятьләр язарга мәҗбүр булды, шул вакытта чарасын күрмәдегез. Ул балалар шул Кәримә апа аркасында һәм бәдрәф булмаганга башка авылга китте. Авылында башлангыч мәктәбе була торып, беркемнең дә күрше авылга баласын җибәрәсе килми. Минем малай быел 4 класска бара. Мин аны авылда укытыр идем, Кырлайга җибәрмәс идем Баланы хәзер иртәнге 6нчы яртыда уятырга кирәк, чөнки Өчилегә автобус 7нче яртыда китә. Кайсы ата-ананың 1-4 класс баласын алтынчы яртыда уятып, кап-караңгыда автобуска утыртып җибәрәсе килсен? – диде Альбина Минзина.
Ике бала анасы булган Ләйсән Фазылҗанова да мөдиргә сорауны сырты белән куйды: "Менә 22 ел мәктәп мөдире булып эшли торган Әмир абый безнең авыл мәктәбе шундый хәлгә килмәсен өчен нәрсә эшләде? Әйтегез әле, нәрсә генә эшләдегез сез?"
Мәктәп белән бакчаны бер түбә астына кертеп, күп функцияле компакт бина салырга кирәк
— Без һәрвакыт мәгариф бүлегенә хатлар язып тордык. Башта ремонт сорадык, безгә капиталь ремонт булачак дип ышандырдылар. 2014-2015 елдан дөньялар авыраеп китте. Бүген безнең позиция мондый: мәктәп белән бакчаны бер түбә астына кертеп, күп функцияле компакт бина салырга кирәк. Без бу хакта президентка хат әзерлибез. Бүген мәктәбегездә 3-4 сыйныфта дүрт бала укый. Ул дүрт балага кем бирсен мәктәпне? Бакчада да балалар юк. (Бакчага 8 бала йөри - ред.) Бәлки, ФАПка да шунда бер бүлмә табылыр. Район башлыгы ул бинаны быел берничек тә салып булмый, диде. Бакчада быел косметик ремонт булачак, чөнки андый кечкенә балаларны күрше авылга автобус белән йөртеп булмый. Инде соңрак, дөньялар рәтләнгәч, менә шундый бина салыначак. Сөрде мәктәбе җимерелгәннән соң хәзер мәктәпләргә тикшерүләр бик кырыс булачак. Эш мәктәбегездәге бала саны аз булуда да түгел, ә аның каза хәлендә булуында. Чынлап та, мәктәп ишелсә, сезнең балалар өчен кем җавап бирә? – диде Әмир Нуретдинов.
Авыл халкының, мәктәп белән бакча бетсә, авыл да бетәчәк, дигәнен дә Нуретдинов дөрес фикер түгел дип исәпли.
— Балагыз Кырлайга иртәнге 8нче яртыда автобуска утырып китеп, 12дә Чиканаска кайта икән, ничек моннан гына авыл бетә соң? Ярты көн Кырлайга барып укудан авыл бетәме, мин менә шуны аңлый алмыйм. Баланы 11нче сыйныфтан соң авылда калырлык итәргә кирәк, проблем шунда. Инде район башлыгы килде, президенттан сорарбыз диде. Сезгә тагын нәрсә кирәк? – диде Нуретдинов.
Азатлыкның "Ни өчен узган ел федераль програм нигезендә 43 ел эшләгән бинага җылы бәдрәф белән юыну урыннары ясалды? Ул эшләргә күпме акча тотылды?", дигәненә мәктәп мөдире бюджеттан хәбәрдар булмавын әйтте. Хәтта якынча гына сумманы да белми икән.
— Анысын без әйтә алмыйбыз инде, ул шулай каралган. Аны безнеке кебек бөтен мәктәпкә дә ясадылар. Акча килгәч эшләделәр инде. Күпме сумма тотылганын төгәл әйтә алмыйм. Аның бер өлеше федераль акча, бер өлеше район акчасы, чөнки су скважиналары юк иде, – диде мөдир.
"Мәктәпнең 40 еллык икәнен алдан билгеле булган, бакча да бүген генә искермәгән. Комплекслы бинаны төзү өчен алданрак эшне башлау мөмкин идеме?" дигән сорау җавапсыз калды.
— Әгәр бина куркыныч икән, мәктәп бу арада мәчеткә күчеп торсын, әмма ябылмасын, мәчеттә урын җитәрлек бит, – диде авыл кешеләре.
— Роспотребнадзор, обрнадзор һәм тагын кайбер оешмалар мәктәпне кабул итү турындагы документка имза куйса, авылда мәктәп калыр, – диде мәктәп мөдире.
Бу җыелыш азагында беркетмә төзелде, авыл халкыннан имза җыелды. Алар мәктәпкә вакытлыча ремонт ясап, киләчәктә комплекс бина салуны, аңарчы балаларны мәчеттә укытып торуны сорап район башлыгына, президентка мөрәҗәгатьләр язарга карар итте. Пандемия чорында балаларны андый олы мәктәпләрдә укытуга да каршы булуларын белдерделәр. Авыл халкының ризалыгыннан башка авылдагы мәктәпне бетерүне геноцид дип бәяләүләрен әйттеләр. Бу документка 100дән артык авыл кешесе имзасын салды, авыл җирлеге башлыгы белән мәктәп мөдире имза куюдан баш тартты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!