Башкортстанның Әбҗәлил районындагы хосусый картлар йорты мөдире Рәсимә Маһияновага өч ел колония хөкеме чыгарылган. Бу хакта Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге картлар йортында былтыр декабрьдә янгын чыгып 11 пенсионерның гомерен өзгән иде.
44 яшьлек Маһияновага шулай ук ике ел дәвамында социаль хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнү тыела. Мөдирне ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтүдә гаепле дип таныганнар.
Мәхкәмә мәгълүматынча, Рәсимә Маһиянова Әбҗәлил районы Ишбулды авылында үзенең агачтан төзелгән торак йортында картлар һәм инвалидлар өчен пансионат оештырган. Янгын вакытында 57-80 яшьлек кешеләр үлгән. Алар арасында Әбҗәлил һәм Белорет районнары, Чиләбе өлкәсеннән картлар булган. Биш кеше янган йорттан чыгып котыла алган.
"Янгын һәм кешеләр үлеме сәбәбе - картлар йорты җитәкчесе һәм хуҗасының янгын иминлеге таләпләрен үтәмәү", диелә прокуратура хәбәрендә.
Башкортстанның Ишбулды авылындагы картлар йортында янгын 15 декабрьдә чыкты. Йорт тулысынча янып бетте. Картлар йорты хезмәткәре янгын турында хәбәр итүче җайланма тавышын ишетеп, үзе уянганнан соң бинадагыларны уятып, өч кешене тәрәзә аша чыгарыша һәм үзе дә котылып калырга өлгерә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!