COVID-19 генетик модификацияләнгән вирусның Кытайдагы Үһән лабораториясеннән чыгуы нәтиҗәсендә таралган. Бу хакта АКШ Вәкилләр пулатында республиканнар тикшерүендә әйтелә дип яза The Hill
Хисап авторы конгрессмен Майкл Маккол сүзләренчә, лаборатория вирус мутацияләрен тикшергән. Бу эш иминлек кагыйдәләрен бозып башкарылган дип саный республикан. Тикшерүдә шулай ук коронавирус йоктыруның беренче очрагы 2019 елның ноябрендә түгел, декабрендә теркәлгән дип тә белдерелә.
Маккол Үһәндә вирусология институтына һәм "пандемиягә каршы көрәшергә комачаулаган" кытай коммунистлар фиркасенә санкцияләр кертергә чакыра.
Майда АКШ президенты Джо Байден COVID-19 килеп чыгышы мәгълүматларын сорап күзләү хезмәтенә мөрәҗәгать итте. Байден вирус килеп чыгышында Кытай лабораториясенең роле турында мәгълүмат алу өчен өч ай бирде.
Үһәнгә ел башында барган Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) экспертлары вирус җанвардан кешегә күчкән дигән нәтиҗәгә килде.
Пекин коронавирус турында мәгълүмат яшерү турындагы гаепләүләрне кире кага Дөнья сәламәтлек оешмасының өстәмә тикшерүләрендә катнашудан баш тартты.
2019-nCoV исеме алган билгесез коронавирус 2019 елның декабрь башында Кытайның Хубэй вилаятенең Үһән (Ухань) шәһәрендә ачыкланды. Вирусның чыганагы – шәһәрдәге кыргый җанварлар сатыла торган базар диелде.
Пандемия башланганнан бирле дөньядә 200 миллион кеше коронавирус йоктырды, дүрт миллионнан артык авыру үлде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!