ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов "7 дней" тапшыруында вакциналау кирәклеген аңлатканда кешеләрне хайваннар белән чагыштырды һәм күмәк иммунитетка ирешү өчен мәҗбүриләп вакцина ясатырга чакырды. Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина халыкны сарыкка әйләндерүдә хакимият тә, телевидение дә, шул исәптән Әминов җитәкләгән ТНВ каналы да гаепле дип саный.
Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә татар җырчысы Гөлзада Сафиуллинаның аудио язмасы кулдан-кулга йөри. Ул "Яңа гасыр" (ТНВ) телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминовның вакцина ясатырга теләмәүчеләрне хайван белән чагыштыруын ошатмаган. Әминов кешеләрне хайван көтүе белән чагыштырды һәм коронавирустан мәҗбүри вакцина ясатудан башка юл юк дип белдерде.
"Бу фикерем өчен мине тәнкыйть утына тотачаклар. Безнең мәҗбүри вакцинациядән башка бүтән юлыбыз юк... Мин биредә доктор Мясников белән 100 процент килешәм (ул "кешеләр – шул ук хайваннар алар" дигән иде). Көтү кануннарына ярашлы, күмәк иммунитетка ирешү өчен көтүдәгеләрнең 60 проценттан артыгы вакцина ясатырга тиеш. Әгәр аңгыра сарыкка һәм, гафу итегез, сыерга инде берни дә аңлата алмыйсың икән, аларны тулы бер көтүнең исән калуы хакына мәҗбүр итәргә кирәк", диде Әминов тапшыру барышында.
Гөлзада Сафиуллинаның тугыз минутлык хисле аудио язмасы хәзер социаль челтәрләрдә тарала. Анда җырчы ТНВ мөдирен "балакай", "алтыным", "акыллым" дип атый һәм халыкны сарык көтүенә әйләндерергә тырышуда аның үзен гаепли, андый чагыштыруны медиа мөнбәреннән яңгыратуны хурлык дип саный.
"Бу – милләтнең йөзенә төкерү. Кемгә хезмәт итәсең соң син, Илшат Әминов, сине кем ашата? Ничә еллар буе кем акчасына яшисең? Әйе, халыкны сарыкка әйләндерергә син үзең дә күп тырыштың. 20 ел буе каты тырыштың, ләкин ялгыштың бит, балакай, булдыра алмадың. Булдыра алсаң, милләт әллә кайчан вакцина ясатып куйган булыр иде. Инде акырып, җырлап, биеп, син өйрәткәнчә, мәзәк сөйләп яшәр иде. Юк бит. Милләт үз юлы белән барырга тырыша.
Син үзең сарыкка әйләндең, балакай. Ни кушсалар, шуны эшлисең. Үз фикерең юк. Үз фикерең булып, кем икәнеңне белеп, үз милләтеңне танып, үз халкыңа ярдәм итсәң, бүген сиңа мондый чыгыш ясарга туры килмәс иде. Син әле депутат, әле тагын барасы булыр. Мондый сүзләрне сөйләү сиңа килешми. Халык акчасына яшисең. Корсак симертәсең булыр әле. Күзең күрмәс булды, чөнки корсакларыгыз күзләрегезне каплады", диелә аудио язмада.
Азатлык мондый аудио форматында "ачык хат" барлыкка килү сәбәпләре, Илшат Әминовтан җавап бармы-юкмы, вакцина ясатмасаң, нишләргә дигән сораулар белән Гөлзада ханымга мөрәҗәгать итте.
— Гөлзада ханым, Сезнең бу аудио язма мессенджерларда, социаль челтәрләрдә таралды. Сез бу турыда хәбәрдармы? Ни өчен шундый аудио җавап яздырырга булдыгыз?
— Мин аны җанисәп турында сөйләшә торган WhatsApp төркеменә куйган идем. Шуннан таралган ул. Анда кайчак төрле темаларга сөйләшү китә, Әминовнең вакцина турында чыгышы турында фикерләшү булды. Мин дә фикеремне әйттем. Әминовның халыкны сарыкка тиңләве әле генә чыккан уе түгел, ул күптәннән безне шуңа саный. Әмма әлегә кадәр аны телевидение аша ачыктан-ачык өздереп әйткәне булмады.
Әминовның халыкны сарыкка тиңләве әле генә чыккан уе түгел, ул күптәннән безне шуңа саный
Телевидение сыйфатына да сораулар күп, андагы хезмәткәрләргә карата мөнәсәбәт нинди булудан да без хәбәрдар. Сөйләшеп торам бит, беләм. Тапшыруларны карыйсы килә, ләкин карап булмый. Сыйфатны күтәрү турында хатлар да язып карадык, әмма бернинди үзгәреш юк. Барыбер санлашмыйлар. Ул хәзер халыкны сарык дип атап, үзе килеп капты.
Аның чыгышыннан соң җавап языйммы икән дип бер-ике көн уйладым. Башта шикләнү булды. Әмма мыскыл итеп кабул иттем, түзмәдем. Ничек дәшмәскә мөмкин? Болай да телне кысып калабыз бит. Яздырдым, фикерләремне әйттем. Ул бит депутат, телевидениене мөнбәр буларак файдалана. Сүзләрен үлчәп сөйләсен.
Мине бигрәк тә Русия думасына сайлаулар узгач федераль дәрәҗәдә мәҗбүри вакцина кертеләчәк дигән сүзләре ачуны китерде. Димәк, боларны сайлыйбыз, аннан канун нигезендә мәҗбүр итәчәкләр булып чыга. Хәзер болай да күп җирләрдә вакцинаны мәҗбүри ясыйлар. Күпме түзәргә була?
Берәү Facebookта бу аудиога минем бер рәсемемне куйган, "Туган тел" көенең матур бер аранжировкасы белән ясап элгән. Хат язсаң, халык аны укымый. Телевидениегә чыгып бу хакта әйтеп булмый. Интернет аша, әнә, бик тиз таралды.
— Әминов үзе ишетте, тыңлады микән? Бәлки, сезнең белән ТНВ кешеләре элемтәгә чыккандыр?
— ТНВдан да, депутатлар арасыннан да шалтыратучылар булды. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Бөтенесе мине хуплыйлар, аның кем икәнен беләләр. Телевидениедәге җитәкчелекнең үз хезмәткәрләрен кысрыклап торуы да билгеле бит. Телеканалда менә дигән режиссерлар, музыка белгечләре, алып баручылар бар иде. Аларның күбесе китте. Иреклек юк, бу бит иҗат кешеләренә басым ясау.
Телевидение аша кәшеләрне сарыклар дип үртәгәнче бай фондны халыкка чыгарсын иде ул
Телевидение аша кешеләрне сарыклар дип үртәгәнче бай фондны халыкка чыгарсын иде ул. Классик композиторларның, җырчыларның язмалары, матур әдәбият әсәрләре мүкләнеп ята. Үземнең 20 ел буена иҗат иткән күпме концертым, милләтне агарту, тәрбияви көчкә ия чыгышларым бар, шуларны бирмиләр эфирга. Миннән башка да җырчылар бар. Лаеклы шәхесләр, әмма шырды-бырды җырлар, бер көнлек җырчылар белән мавыгу бар. Әйтерсең, милләт шундый түбән дәрәҗәле сәнгатькә лаек. Милләтнең гасырларга кала торган шедеврлары бар. Бу минем фикер генә түгел. Башкалар да шулай уйлый. Без бит аралашабыз, эшчәнлеген күзәтәбез.
— ТНВга ишекләр гомумән ябылыр дип уйламыйсызмы?
— Алар ачык та түгел, шуннан куркып дәшелмәде дә. Гади халыкны ул сарыкка чыгарып бара. Бик күп кеше, балалар, яшьләр телевидение карамый. Минем оныкларым телевидениедә күрсәтелгәнгә карап, татар мондый түгел бит, ди. Үзәк каналларны ачасың, аннан ТНВ га күчәм, сыйфатсызлык күзгә бәрелә. Без шулкадәр хәерчеме дип аптырап утырам. Әллә акчасын аз бүләләрме соң ТНВга? (ТНВның еллык бюджеты миллиард сум чамасы дип санала- ред.) Телевидениедә галимнәр чыгышы аз. Әдәбият, сәнгать, мәгърифәт кайда? ТНВ җитәкчелеге татардан ераклашты, телевидениене акча эшләү чыганагы итеп күрәләр. Халыкка хезмәт итү дигәне юкка чыкты.
— Үзегез, балаларыгыз вакцина ясаттымы?
— Юк, ясатмадык та, ясатмыйбыз да. Аны ясатуны һәр кеше үзе хәл итә, чөнки бу дәүләттә вакцина ясатып, аның өчен җавап тотучы юк. Һәр кеше үз сәламәтлеген яхшырак белә. Сау-сәламәт кеше юк. Кемнең нинди хәле булганы тикшерелми. Кайда кешегә хөрмәт белән карау, кайда аның хокуклары? Мәҗбүриләү, басым ясау, мыскыллау бернинди дә кысаларга сыймый. Кешелек кануннары бар бит. Быел оныгым укырга керә. Аларны мәҗбүр итә башласалар, уку йортыннан куачаклармы? Кусалар, ярар, чит илгә китәр яки пандемия беткәнче үзлегеннән укыр. Кызым Резидә берничә җирдә эшли. Ул мәҗбүри вакцинация булса, эштән китәм дип җавабын биреп куйды. Әйе, вирус бар. Грипп һәм башка меңләгән вируслар булган шикелле коронавирус та бар, аны инкарь итмим, әмма кеше үзе хәл итәргә тиеш.
— Ни өчен ясатмыйсыз? Сәбәбе нидә?
Тикшерелмәгән, сыналмаган вакцина. Башта тикшерсеннәр әле, сынау узсын, аннары күз күрер
— Тикшерелмәгән, сыналмаган вакцина. Кешеләрдә, бигрәк тә, балаларда сынау үткәрәләр дип саныйм. Вакцина аркасында авыру булып калган күпме балаларны беләм. Үземнең янымда гына шундый балалар бар. Америкада оныгым Ширин укуын тәмамлап килә. Ул вакцина ясатып, авыру булып калган балаларны музыка терапиясе белән дәвалый. Башта тикшерсеннәр әле, сынау узсын, аннары күз күрер.
— Ни өчен Русиядә, шул исәптән, Татарстанда вакцина ясату бик акрын бара дип саныйсыз? Халык сезнең кебек вакцина кадатырга ашыкмый, бу нәрсә күрсәткече?
— Беренчедән, вакцина ясатучылар арасында төрле хәлләр бар, ул да панацея түгел, чирне эләктереп авыручылар шактый. Танышларым арасында очраклар күп. Авырмаганнар вакцинаны авыр кичерәләр, үлүчеләр да бар бит, ник яшерәсе аны? Арчада музыка укытучысы вакцина ясатып берничә көннән соң үлде. Халыкның күпчелеге моны белә, күрә бит. Аңламаганнар, чарасы булмаганнар, аларга эштән басым ясыйлар, ясаталар. Нишләсеннәр дә, кая барсын кешеләр? Җитәкчеләргә халык ышанмый, бу вакцинаны ялган, акча эшләү ысулы дип кабул итәләр. Кешеләрне аңлап та була, ничәмә-ничә еллар дәвамында алдаган, ялган сөйләгән хакимияткә вакцина өлкәсендә ник ышансын ди ул? Хакимият үзе утырган ботакка ничәмә-ничә еллар буена балта чабып утырды, халыкны алдап, матур тормышлар вәгъдә итеп, ә чынында пенсия яшен дә арттырдылар, бәяләр котырып үсә, кешеләрнең кесәләре буш. Ничек телевидение сөйләгән вакцинага ышансын ул? Кеше күрә, уйлый...
— Татарстанда коронавирустан көн дә кешеләр үлә. Вакцинасыз пандемияне ничек җиңеп чыгарга?
Пандемияне җиңәр өчен иммунитетны ныгытырга кирәк. Халыкның яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк
— Статистика ялган, күпне яшерәләр. Әлеге дә баягы халыкны алдыйлар. Кеше үлә, чөнки бу дәүләткә сәламәтлек саклау системасы кирәкмәде. Сәламәт кеше юк, профилактика юк, медицина аппаратлары зур шәһәрләрдә генә. Авылларга барыгыз, кеше егыла да үлә, ашыгыч ярдәм машинасы килеп тә өлгерми. Халык йөрәк-кан тамырлары, яман шеш, шикәр авыруыннан интегә. Акчаны сәламәтлек саклау системына тыкмыйлар бит, дача, машиналар, йортлар салалар.
Пандемияне җиңәр өчен иммунитетны ныгытырга кирәк. Халыкның яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Ул ашап-эчеп кенә яхшырмый, халыкның ашаган ризыгы да начар, сыйфатсыз. Халык күңеленә тынычлык, иминлек кертергә кирәк. Бездә бүген-иртәгә сугыш башлана дип халыкны куркытып торалар. ТНВны ачкан саен кайда һәм нинди җинаять булуын, кемне үтерүләрен күрсәтәләр. Болар барысы да бер-берсенә бәйле.
* * *
Илшат Әминовның фикерләрен белер өчен Азатлык аның белән элемтәгә керде. Әмма ул, вакытым юк, дип сөйләшүдән баш тартты.
"7 дней" тапшыруының соңгы чыгарылышында Әминов аңа тәнкыйть белдерүчеләргә җавап сүзе белән чыкты. Ул алдагы тапшыруда әйткән сүзләреннән баш тартмавын, күмәк иммунитетка ирешү өчен мәҗбүриләп вакцина ясатырга кирәк дигән фикердә калуын белдерде.
"Вирус өчен бар кешечелек — бер биомасса, доктор Мясников әйтүенчә, сыер көтүе. Минем бу сүзләрне бозып күрсәттеләр, имеш, депутат Әминов кешеләрне, үзенең сайлаучыларын хайван белән чагыштыра. Бу — шыр ялган.
Мин үз тамашачыларым алдында интернетта таралган чыгышымның аяныч интерпетациясе өчен гафу үтенергә телим. Минем гафу үтенүемне дөрес аңларсыз дип уйлыйм. Минем беркемне дә кыерсытасым килмәде. Максат — җәмгыятьнең ковидка каршы көрәшкә игътибарын арттыру һәм антиваксерларга каршы тору иде", дип белдерде ул.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!