Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бер баланы мәктәпкә әзерләү 24 мең сумга җитә


Уку әсбаплары һәм мәктәп киеме узган ел белән чагыштырганда дүрт проценка кыйммәтләнгән дип исәпләп чыгарган Башстат.

Башкортстан статистика идарәсе 2021 елда баланы беренче сыйныфка әзерләп озату өчен күпме акча кирәклеген исәпләгән. Нәтиҗәдә ир балага 20 меңгә якын, кыз балага 24 меңгә якын акча тотасы икәне ачыкланган. Узган елдагы бәяләр белән чагыштырганда чыгымнар 4 процентка арткан диелә.

Мәсәлән, мәктәпкә барыр өчен ир балага елына ике чалбар кирәк, аларның берсе 1,5 мең сумга төшә. Өч күлмәк, ике футболка, биш пар оекбаш, аяк киеме һәм башкалар саналган. Киемгә барлыгы 14,5 мең сум чамасы китә. Мәктәпкә йөрергә букча, дәфтәр-каләм, китапларга тагын биш меңгә якын тотылачак диелә.

Кызларга, итәктән һәм блузадан кала, күлмәк тә кирәк булыр дип саналган, шуңа күрә кыз баланың "мәктәп тупланмасы" дүрт меңгә кыйммәткәрәк төшә.

Моннан тыш, биш чәчәктән торган гөлләмә бер елда 18,7 процентка кыйбатланган, хәзер ул якынча 660 сум тора диелә.

Моннан кала, өйдән торып уку кертелсә, балага смартфон, планшет яки ноутбук та кирәк булачак, аларның бәясе 10-11 мең һәм 34 мең сум тирәсе, дип искәртелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG