Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Татарстанда "Яблоко" лидерын "экстремистик оешма" белән хезмәттәшлек итүен таныды


Руслан Зиннәтуллин
Руслан Зиннәтуллин

Дума сайлауларында катнашучы Руслан Зиннәтуллиның әлеге карарны шикаять итү өчен 30 көне бар.

20 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллины "Навальный штаблары" эшчәнлегендә катнашкан дип таныды. "Навальный штаблары" быел җәй экстремистик оешма дип танылды һәм Русиядә тыелды.

Прокуратураның Зиннәтуллинга каршы шикаятен карау ике сәгатькә сузылды. Фирка вәкиле сүзләренчә, хөкемдар "көтелгән" карар чыгарган. Карарның аңлатма өлеше соңрак булачак.

Бер атна элек Вахитов районы мәхкәмәсе шулай ук "Яблоко" фиркасеннән дума сайлауларында катнашучы Елена Изотованың "Навальный штаблары"на бәйләнешле булуын таныды. Зиннәтуллин да, Изотова да бер ай эчендә әлеге карарларны Татарстан Югары мәхкәмәсендә шикаять итә алачак.

  • Руслан Зиннәтуллин "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеген 2006 елдан бирле җитәкли. Быел Русия думасына узачак сайлауда ул фирканең республика исемлеген җитәкләде һәм 31нче бер мандатлы сайлау округына намзәт буларак теркәлде.
  • Елена Изотова – Казанда чүп яндыру заводын төзүгә каршы хәрәкәт вәкиле. 2020 елда ул Яшел Үзән районының Осиново авыл шурасы сайлавында катнашырга гариза бирде. Ләкин мәхкәмә аның намзәтен исемлектән төшерде. Быелгы Дума сайлавында ул фирка исемлегеннән һәм Казанның Мәскәү районы бер мандатлы округыннан намзәт буларак теркәлгән иде.
  • Русия Дәүләт думасы сайлавы 2021 елның 19 сентябрендә узачак. Ул өч көн дәвам итәчәк. Моңа кадәр Русия думасы Навальный тарафдарларына сайлануны тыючы канун кабул итте. Яңа канун нигезендә, экстремист һәм террорчы оешмаларына кагылышы булган затлар намзәт булып теркәлә алмый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG