Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшүсмерләр арасында COVID-19 йоктыру арткан


Башкортстан рәсмиләре белдерүенчә, республика ковид-һоспитальләрендә ятаклар саны 88 процентка тулы.

Башкортстанда 15 яшьтән өлкән үсмерләрдә COVID-19 йоктыру очраклары арта. Бу хакта Роспотребнадзорның республика идарәсе башлыгы Анна Казак хөкүмәт утырышында белдерде. Шул ук вакытта 7-14 яшьлекләр арасында коронавирус йоктыру кими диде ул.

Яңа уку елында укытучылар мәктәпләрдә битлек кияргә тиеш булачак. Укучылар көн дәвамында бер генә сыйныф бүлмәсендә утырып укыячак.

Сәламәтлекләре начар булган балаларга ата-аналар рөхсәте белән дистанцион уку оештырылачак. Кирәкле җиһазлар белән мәгариф министрлыгы тәэмин итәчәк.

Русия оператив штабы мәгълүматларына караганда, Башкортстанда соңгы тәүлектә 304 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башыннан COVID-19-корбаннарының рәсми саны 1101гә җиткән. Узган тәүлектә тагын 14 кеше үлгән.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, ковид-һоспитальләрдә ятаклар саны 88 процентка тулы.

Коронавирустан вакцинаның беренче өлешен 1 150 148 кеше, икенчесен —984 694 кеше алган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG