Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәмитче Идрак Мирзализадега Русиягә керү гомерлеккә тыелды


Идрак Мирзализаде
Идрак Мирзализаде

Стендап артисты Русиядә булган вакытта илдәге иҗтимагый тәртипкә куркыныч яный диелә.

Русия эчке эшләр министрлыгы Беларус ватандашы, стендап артисты Идрак Мирзализадега Русиягә керүне гомерлеккә тыйды. Руслар турында шаярганнан соң аның Русиядә торуы "теләнми" дип табылды. Бу хакта министрлык сайтында хәбәр ителә.

"Мирзализаде рус милләтеннән булганнарга нәфрәт яисә дошманлык уятырлык сүзл әйтте", диелә хәбәрдә. Стендап артисты Русиядә булган вакытта илдәге иҗтимагый тәртипкә куркыныч яный дип табылган.

Кәмитче август башында 10 тәүлеккә кулга алынган иде. Аңа карата эш 2021 елның мартында "Разгоны" тапшыруындагы чыгышы өчен ачылды. Артист анда ксенофобия темасын күтәрде һәм Мәскәүдә фатир арендалаганда славян кыяфәтле булмаган кешеләрнең проблемнарыннан көлде. Мирзализаде абыйсы белән бер фатирга керүе, аларга кадәр анда "урыслар" яшәве һәм пычрак матрас калдырулары турында сөйләде.

Иреккә чыкканнан соң, Мирзализаде бу шаяруы өчен гафу үтенде, үкенүен әйтте. Әлеге сүзләр контексттан йолып алынган, шунлыктан "әзерлексез тамашачы өчен коточкыч яңгырый" дип белдерде.

Артитстны хезмәттәшләре яклап чыкты. Михаил Шац, Данил Поперечный, Илья Соболев һәм башка кәмитчеләр Мирзализаде үз чыгышында ксенофобияне хупламады, киресенчә аңа каршы төште, дип, видео яздырды. "Шаярган өчен утыртып кую – фәнни теорияләр өчен кешене яндыруга кадәр соңгы адым", диде алар мөрәҗәгатьләрендә. Кәмитчеләр Мирзализадены хуплап концертлар оештырды.

  • Августта "Бердәм Русия" фиркасе русофоб дип табылганнарга илгә керүне тыючы канун өлгесе тәкъдим итте. Документта нәфрәт һәм дошманлык тудыручы, СССР турында ялган мәгълүмат таратучы, нациларның җинаятьләрен хуплаучыларны Русиягә кертмәү тәкъдим ителә.
  • Шулай ук августта эчке эшләр министрлыгы Русиягә Казакъстанның 50 яшьлек ватандашы Куәт Әхмәтовка да керүне тыйды. Ул үзенең YouTube каналында активистларның республикада яшәүче руслардан казакъча сөйләшүләрен таләп иткән язмалары белән уртаклаша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG