Мәскәү өлкәсенең Ногински шәһәрендә 8 сентябрьдә тугыз катлы торак йортта газ шартлау корбаннары җидегә җитте.
Чәршәмбе көн иртән ике кешенең: ир-ат белән хатын-кызның мәетләре табылганнан соң, хакимиятләр бу йортта яшәгән тагын биш кешенең элемтәгә чыкмавын хәбәр иткән иде. Кичкә таба коткаручылар хәрабәләр астыннан ике кешенең җәсәден тапкан, берсе үсмер кыз булган.
Пәнҗешәмбегә каршы төндә коткаручылар хәрабәләр астыннан бишенче кешенең мәетен чыгарган.
Соңгы мәгълүматларга күрә, тагын ике җәсәдне тапканнар. Гомуми алганда, шартлау нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булган. 17 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
8 сентябрь иртәсендә Мәскәү өлкәсенең Ногински шәһәрендә тугыз катлы торак йортта газ шартлаган иде.
Фаҗига урынында коткаручылар эшләвен дәвам итә.
Шартлауга газ чыгып тору сәбәпче булган, дип фаразлыйлар. Торак йортның тышкы як диварының бер өлеше һәм түшәмәләре җимерелгән.
Фаҗига сәбәпле Ногински хакимиятләре шәһәрдә өч көнлек матәм игълан итте, Шәһәр көнен уздыруны да кичектергәннәр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!