Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 2021 елда коронавирустан 700 медицина хезмәткәре үлгән


Рәсми булмаган "Хәтер исемлегендә" пандемия башланганнан бирле үлүче 1 417 медицина хезмәткәре исеме бар.

2021 елда Русиядә медицина хезмәткәрләренең 700е коронавирус йорктыру сәбәпле үлгән. Бу хакта Фәнни тикшеренүләр институтының хезмәт медицинасы мөдире Игорь Бухтияров хәбәр иткән.

"Безнең илдә һөнәр белән бәйле чирләрне ачыклау очраклары акылга сыймаслык дәрәҗәдә түбән. 3,5 мең табибта һөнәри авырулар табылган, ләкин быел коронавирустан 700 медицина хезмәткәренең үлүен исәпкә алсак та, бу бит диңгездә бер тамчы", дигән Бухтияров Бөтенрусия хезмәт саклау атнасында.

Игорь Бухтияров шулай ук Русиядә ел саен онкология белән бәйле һөнәри авыруларның 20дән дә артык очрагы ачыкланмавын әйткән. Онкология өлкәсендә эшләүчеләрнең 0,32-0,55 процентында гына яман шеш табыла, дигән сүз. Илнең 73-78 төбәгендә соңгы 30 елда табиблар арасында һөнәренә бәйле рәвештә яман шеш белән авыруның бер генә очрагы да ачыкланмаган.

Рәсми саннардан тыш, Русия табиблары пандемия чорында вафат булган хезмәттәшләренең исемлеген теркәп бара. "Хәтер исемлеге" дип аталган сайтта Татарстаннан 13 табибның исеме бар. Башкортстаннан 30 табиб исемлеккә кертелгән. Шул ук вакытта рәсми Татарстан коронавирустан барлыгы 27 табиб үлеме турында белдерде.

Бүгенге көндә "Хәтер исемлеге"нә Русиядән 1 417 медицина хезмәткәренең исеме кергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG