Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Анна Политковскаяны үтерү эшенең каралу вакыты чыккан 


Анна Политковская
Анна Политковская

Политковскаяны 2006 елда өенең лифтында атып үтергәннәр иде. Тикшерү әле дә җинаятьне кылган кешене ачыкламады. Үтерергә кушучыны мәрхүмәнең хезмәттәшләре "зур сәясәт" дип атый.  

2021 елның 7 октябрендә "Новая газета" журналисты Анна Политковскаяны үтерү эшенең каралу вакыты чыкты. Шул рәвешле, үтерергә кушучы рәсми рәвештә җаваплылыктан качты дип яза "Новая газета". Газет шулай ук әлеге үтерүгә кагышлы яңа тикшерү дә чыгарды.

"Тикшерү бу көн җиткәнгә кадәр булдыра алганча сузып килде, чөнки заказ бирүчесе – сәясәт. Һәм, күрәсең, зур сәясәт", дип язган газетаның баш мөхәррире урынбасары Сергей Соколов.

Шуңа да карамастан, редакция Политковскаяны үтерү эшен тикшерүне торгызуларына һәм заказ бирүченең исемен ачуларына ирешергә ниятли. Үтерелгән журналистның балалары да, элеккегечә, үтерергә кушучының кем булуы ачыкланыр дип өмет итә дигән адвокат Анна Ставицкая. Каралу вакыты чыккан эштә гаепле кешене җаваплылыктан азат итү турындагы мәсьәләне исә бары тик мәхкәмә генә хәл итә ала, дип белдергән адвокат.

Журналистның атып үтерелгән җәсәде 2006 елның 7 октябрендә Мәскәүнең Лесная урамындагы йортта табылды. Үтерүче Политковскаяны лифтка кергәннән соң дүрт тапкыр терәп аткан, бер мәртәбә башына контроль атыш ясаган. Шунда ук Макаров пистолеты һәм гильзалар табылган.

2014 елның июнендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Политковскаяны үтерүне оештыруда гаепле дип табылган Чечняле Рөстәм Мәхмүдов һәм Лом-Али Гайтукаевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте. Соңрак Гайтукаев колониядә вафат булды. Элеккеге милиционер Сергей Хаджикурбанов җинаятьтә арадашчы булган дип табылды һәм 20 ел колония җәзасы алды. Политковскаяны күзәткән Ибраһим һәм Джабраил Махмудовлар 12 һәм 14 елга хөкем ителде.

Алданрак Политковскаяны үтерү эше нигезендә элеккеге Мәскәү милициясе хезмәткәре Дмитрий Павлюченков 11 елга төрмәгә җибәрелгән иде. Ул журналистны күзәтүне оештырудагы гаебен таныды.

Шулай да Политковскаяның хезмәттәшләре һәм туганнары җинаять эше ачыкланмады, дип саный. Җинаятьчеләрнең максатлары – билгесез, үтерергә кушучының кем икәне ачыкланмаган, дип алар.

"Новая газета" фикеренчә,җинаять Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән бәйле булырга мөмкин. Анна Политковская берничә мәртәбә сугыш хәрәкәтләре булган районнарга барды, журналистның күпчелек репортажлары Чечняда кеше хокукларын бозуга багышланган иде. Политковская ачыктан-ачык гамәлдәге хакимиятне һәм президент Владимир Путинны тәнкыйтьләде.

Анна Политковская баштарак "Известия" һәм "Воздушный транспорт" газетларында эшли. 1994 елга кадәр "Мегаполис Экспресс" басмасында күзәтүче була. 1994-1999 елларда ул "Общая газета"да гадәттән тыш хәлләр бүлеге күзәтүчесе һәм редакторы.

1999 елдан Политковская "Новая газета"да эшли башлый. Кайнар нокталарга бара. 2000 елда Чечнядагы сугышны яктырткан өчен "Русиянең алтын каләме" бүләгенә ия була. Политковскаяның "Новая газета"да соңгы язмасы "Карательный сговор" дип аталды һәм ул федерал көчләр ягындагы чечен отрядлары эшчәнлегенә багышланды. Ул Русия президенты Владимир Путинның Чечнядагы сәясәтен кискен тәнкыйтьләп яза иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG