Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд газеты Русиядән үзенең журналистын депортацияләү турында белдерде


1 ноябрьдә журналистка Русиядә яшәүгә рөхсәте гамәлдән чыгарылуы һәм аның өч көн эчендә илдән китәргә тиешлеге хәбәр ителгән. Әлеге карар аның ике штрафы өчен кабул ителгән диелә.

Нидерландның "Фолкскрант" (de Volkskrant) хәбәрчесе Том Веннинк хакимиятләр карары нигезендә Русиядән чыгарып җибәрелгән дип язды газет 3 ноябрьдә.

Язмада әйтелгәнчә, административ хокук бозулары сәбәпле Веннинкның Русиядә яшәүгә рөхсәте гамәлдән чыгарылган. Аңа Русиягә 2025 елның гыйнварына кадәр керү тыелган.

Нидерландның тышкы эшләр министрлыгында әлеге уңайдан "Әгәр журналист үз ихтыярына каршы килеп илдән чыгып китәргә мәҗбүр икән, Нидерланд моны кабул итә алмый" дип белдергәннәр.

Мәскәүдә 2015 елдан эшләгән Том Веннинк аккредитациясен көздән бирле озайтырга тырышкан. Моңа кадәр проблемнар булмаган. Әмма быелгы көздә әлеге эшләрдә авырлыклар туган. 1 ноябрьдә журналистка эчке эшләр министрлыгы тарафыннан яшәүгә рөхсәте гамәлдән чыгарылуын һәм аның өч көн эчендә Русиядән китәргә тиешлеген җиткергәннәр.

Эчке эшләр министрлыгы Нидерланд журналистына ике административ хокук бозуы барлыгын: 2019 елның ноябрендә Мәскәүдә яшәгән урынының адресын үз вакытында хәбәр итмәгәне һәм узган елның гыйнварында җирле хакимият белән килештерми генә Чукоткага барганы өчен түләгән штрафларын әйткән.

De Volkskrant-ның баш мөхәррире Питер Кок сүзләренчә, Русия хакимиятләре депортацияләү өчен ни сәбәпле элеккеге хокук бозуларга сылтануын аңлатмый.

Том Веннинк Русиядән чыгарып җибәрелгән беренче чит ил хәбәрчесе түгел. Август ахырында илдән ВВС хәбәрчесе Сара Рейнсфорд китәргә мәҗбүр булды. Русия хакимиятләре аны дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра дип игълан итте. Соңрак Рейнсфорд "Русия демократияне ныгытудагы рольгә дәгъва кылмый торган кара чорга аяк баса" дип язган иде.


Том Веннинкны депортацияләү белән бәйле рәвештә de Volkskrant, Донбасс күгендә MH17 очкычын ракет белән бәреп төшерү һәлакәтеннән соң, Амстердам белән Мәскәүнең мөнәсәбәтләре начараюын да искә алган.
Шулай ук газет Амстердамның апелляция мәхкәмәсенең Кырым музейларыныкы булган Скиф алтыны күргәзмәсе экспонатларының Украинага кайтарылырга тиеш булуы турындагы күптән түгел чыгарган карарын да искә алган.

Киеренкелекнең тагын бер факторы буларак басма ЮКОС эшенә кагылышлы мәхкәмә тикшерүен атаган. Җомга көнне Нидерландның югары мәхкәмәсе нефть ширкәте тирәсендә барган күптәнге ызгышка кагылышлы карарны кабул итәчәк. Ызгышта Русия хакимияте һәм элеккеге хиссә тотучылар бер-берсенә каршы тора диелә de Volkskrant язмасында.

Бу мәгълүматларга карата Мәскәү әлегә рәсми аңлатма бирмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG