Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда мәктәп каникуллары 14 ноябрьгә кадәр озайтыла


Ә өстәмә белем бирү оешмалары, көллиятләр һәм югары уку йортлары 8 ноябрьдә дистанцион форматта укытуга күчә.

Коронавирус таралуга бәйле вазгыять киеренке булу сәбәпле, Башкортстанда мәктәп каникуллары 14 ноябрьгә кадәр оазйтыла. Бу хакта республика мәгариф министрлыгы хәбәр итте.

Баштарак укучылар көзге каникуллардан соң 8 ноябрьдә укый башлаячак дип планлаштырылган иде.

Балалар бакчалары элеккечә эшләячәк. Ә өстәмә белем бирү оешмалары, көллиятләр һәм югары уку йортлары 8 ноябрьдә дистанцион форматта эшли башлаячак.

Башкортстанда 30 октябрьдән кертелгән ял көннәре тәмамлана, әлеге тәртипне озайту булмаячак диелә.

Опеартив штаб саннарына караганда, республикада узган тәүлектә 673 кеше коронавирус йоктырган, 37 кеше әлеге чирдән үлгән. Пандемия башыннан коронавирус корбаннарының рәсми саны 2 782гә җитте.

Башкортстанда коронавируска каршы вакцинаның ике дозасын да 1,6 млн кеше ясаткан. Коллектив иммунитет 42 процент диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG