Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста йөзләгән мигрант Польша чиген узарга тырыша  


Беларус белән Польша чигендә
Беларус белән Польша чигендә

Мигрантлар колоннасы 200дән артык кешедән тора, аларны хәрби киемдәге кораллы кешеләр озата.  

Беларусның көнбатышында Якын Көнчыгыш илләренең мигрантлары Польша белән чик буе кичүенә таба хәрәкәт итә. 200дән артык кешедән торган колонна төшерелгән видео 8 ноябрьдә иртән социаль челтәрләрдә пәйда булды. Видеодан күренгәнчә, мигрантларны хәрби киемдәге коралланган кешеләр озата бара.

Беларусның дәүләт чик буе комитетында бу мәгълүматны раслаганнар. Ведомство хәбәрендә әйтелгәнчә, бу "өметсезлек адымына" качакларны "Польша хакимиятләренең битарафлыгы һәм кешелексез мөнәсәбәте" этәргән.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, "Польшаның чик сакчылары мигрантларны Беларус белән чиккә кысрыклавы турында берничә мәртәбә рапорт биргән". Шулай ук Беларусның "машина юлыннан хәрәкәт итүче кешеләр иминлеген" тәэмин итү өчен чаралар күрүе әйтелгән.

Европа берлегенә эләгергә тырышкан мигрантларның күплеге аркасында Беларус-Польша чигендәге вазгыять берничә ай киеренке кала бирә. Соңгы тәүлектә генә дә Польшаның чик сакчылары чикне канунсыз үтәргә теләүнең 222 очрагын теркәгән. Польшаның, шулай ук Беларус белән чиктәш булган башка Европа берлеге илләренең хакимиятләре һәм Европа берлеге үзе дә рәсми Минскины чиктә кризис оештыруда гаепли.

Александр Лукашенканың, үзенә каршы кертелгән санкцияләр өчен үч алу булган бу режимы башлыча Гыйрактан Беларуска мигрантлар килүне оештыра, аларга Польша чигенә кадәр барып җитәргә булышалар, шуннан соң Беларус чик буе сакчылары мигрантларга чикне узарга ярдәм итә, диелә.
Үз чиратында Беларус хакимиятләре Польшаны һәм Европа берлегенең башка илләрен качакларга карата "кешелексез" мөнәсәбәттә гаепли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG