Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус белән Польша чигендә берничә мең мигрант кала бирә 


Чик буенда мигрантлар
Чик буенда мигрантлар

Польша хакимиятләре килеп туган вазгыять өчен Александр Лукашенка режимын гаепли. Беларус хакимиятләре аңлы рәвештә мигрантларны үз илләренә җәлеп итә, соңрак аларга чикне үтеп чыгарга булыша, диелә.

Чик буена Польша премьер-министры Матеуш Моравецкий һәм саклану министры Мариуш Блашчак килгән. Алар чик буе сакчылары һәм хәрбиләр алдында чыгыш ясап, Польша "үз чикләрен һәм бәйсезлеген саклап калу сәләтенә имтихан тапшыра" дип белдергән.

Кичә башлыча Гыйрактан булган меңнән артык мигрант Польша территориясенә үтеп керергә тырышканнан соң, Польша һәм Беларус чик буе кичүендә, Бружи-Кужница тирәсендә киеренке вазгыять саклана.

Мигрантлар нейтраль сызыкта кала бирә, анда чатыр лагерь оештырылган. Польша чик сакчылары хәбәренчә, төнлә үтеп керергә тырышучылар булмаган.


Җәй көне Беларус аша Европа берлегенә эләгергә омтылган мигрантларның саны кисәк артты. 8 ноябрьдә мигрантларның 3-4 мең кешедән торган зур төркеме чиккә килгәннән соң, вазгыять янә кискенләште. 500ләп мигрантның кичә Литва белән чикне үтеп чыгарга тырышуы да хәбәр ителә.

Польша хакимиятләре Александр Лукашенка режимын чиктә провокацияләр оештыруда гаепли. Беларус хакимиятләре аңлы рәвештә мигрантларны үз илләренә җәлеп итә, соңрак аларга чикне үтеп чыгарга булыша, диелә.

Рәсми Мински Польшаны мигрантларга карата һумансыз мөнәсәбәттә гаепли, халыкара хокукка ярашлы, Варшава аларны чиктән уздырырга, соңрак сыену урыны бирү мәсьәләсен карарга тиеш дип белдерә. Ни өчен мигрантлар Беларусның үзеннән сыену сорамавы турында Беларус хакимиятләре хәбәр итми.

Европа берлеге җитәкчелеге килеп чыккан хәлдә Беларус хакимиятләрен гаепли. Европа берлеге Минскига карата яңа чикләүләр һәм өченче илләрдән мигрантларның Беларуска килүен булдырмаслык чаралар, өлешчә алганда һава ширкәтләренә каршы санкцияләр әзерли.

Хокук яклаучылар һәм Польша оппозициясе Польша хакимиятләренең мигрантларның хокукларын бозу ихтималын тәнкыйтьли.

Кичә Беларусның көнбатышында Якын Көнчыгыш илләре мигрантларының Польша белән чик буе кичүенә таба хәрәкәт итүе турында хәбәр ителде. Беларусның дәүләт чик буе комитеты хәбәрендә әйтелгәнчә, бу "өметсезлек адымына" качакларны "Польша хакимиятләренең битарафлыгы һәм кешелексез мөнәсәбәте" этәргән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG