Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель лауреатлары Горбачёв һәм Муратов "Мемориал"ны яклап чыкты


Михаил Горбачёв
Михаил Горбачёв

Совет берлегенең элекке президенты Михаил Горбачёв һәм "Новая газета" мөхәррире Дмитрий Муратов баш прокуратураны "Мемориал"ны яптыру турындагы дәгъвасын кире алырга өндәгән.

Нобель тынычлык премиясе лауреатлары, Совет берлегенең элекке президенты Михаил Горбачёв һәм "Новая газета" мөхәррире Дмитрий Муратов баш прокуратураны "Мемориал" хокук яклау үзәген (Русиядә "ят агент" дип танылды) ябу турындагы дәгъвасын кире алырга өндәгән.

"Мемориал"ның күпъеллык эшчәнлеге һәрвакыт тарихи гаделлекне торгызуга, репрессияләр чорында үлгән һәм имгәнгән йөзләгән мең кеше турында хәтерне саклауга, киләчәктә мондый хәлләргә юл куймауга юнәлдерелгән иде, дип белдергән Горбачёв һәм Муратов уртак мөрәҗәгатьләрендә. Алар хокук яклау оешмасының эшчәнлеген дәвам итүе "Русия дәүләтенең һәм җәмгыятенең мәнфәгатьләренә җавап бирә, ә аны яптыруны таләп итү илдә шомлану һәм борчу уятты", дип тә искәрткәннәр.

11 ноябрьдә Русия баш прокуратурасы "Халыкара Мемориал" хокук яклау оешмасын, шулай ук аның бүлекчәләрен – хокук яклау үзәген, архивын, китапханәсен һәм музеен ябу таләбе белән Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Прокуратура оешманы системлы рәвештә "ят агентлар" турындагы канунны бозуда, оешманың материалларында тиешле тамгалау булмауда гаепли. Мәхкәмә утырышы 25 ноябрьдә узачак.

"Мемориал"ның үзендә оешманы юкка чыгару өчен бернинди кануни нигез юк дип саныйлар. "Бу – сәяси карар" дип белдерделәр оешмада.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы "Халыкара Мемориал"ны һәм "Мемориал" хокук яклау үзәген тыю таләбен гаделсез дип атады.

Европа шурасы да Русия хакимиятләрен ликвидацияләүдән баш тартырга чакырды.

Мәскәү Кремлендә мәхкәмә карарына кадәр бу вазгыятькә бәя бирергә иртә дип белдерделәр. Шул ук вакытта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Миңа билгеле булганча, Русия кануннарын үтәү ягыннан "Мемориал" белән бәйле проблемнар күптән бар. Бу билгеле факт" дип белдерде.

  • "Мемориал" тарихи-агарту, хәйрия һәм хокук яклау халыкара җәмгыяте – Совет берлегендәге һәм хәзерге Русиядәге сәяси репрессияләрне тикшерү белән шөгыльләнүче сәүдәгә корылмаган оешма.
  • "Мемориал" җәмгыяте 30 елдан артык эшләп килә, ул 1987-1989 елларда төзелгән иде. Баштарак оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше совет респрессияләре корбаннары турында хәтерне мәңгеләштерү иде, соңрак башка проектлар да кушылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG