Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан хөкүмәте Европа берлегенә керү башлангычы турындагы канун өлгесен хуплады


Аерым алганда бу документта Әрмәнстанның Европа берлегендәге "әгъзалык процессы башлануын игълан итүе" әйтелә.

Әрмәнстан хөкүмәте Европа берлегенә керү башлануы турында канун өлгесен хуплаган. Бу хактагы карарны хөкүмәт йорты утырышында кабул иттеләр, дип җиткерә Азатлык Радиосының әрмән хезмәте.

Аерым алганда бу документта Әрмәнстанның Европа берлегендәге "әгъзалык процессы башлануын игълан итүе" әйтелә.

Илнең тышкы эшләр министры Арарат Мирзоян бу канун өлгесе Дәүләт җыенына сивил инициатива буларак карауга кертелде, хәзер хөкүмәт үз карашын белдерергә тиеш, дип җиткергән.

"Европа берлеге берничә тапкыр Әрмәнстандагы демократияне хуплавын белдерде, Әрмәнстан тирәсендә иминлек булдыруга әзер булуын әйтте һәм моңа катнашты дияргә дә була. Европа берлеге Әрмәнстанның икътисади тотрыклылыгын ныгытырга ярдәм итәргә әзер булуын да әйтте", — дигән ул.

Мирзоян сүзләренчә, Әрмәнстан Европа берлегенә "Европа берлеге үзе ни кадәр мөмкин дип санаса, шул кадәр якын булырга әзер".

Утырышта илнең премьер-министры Никол Пашинян Әрмәнстанның Европа берлегенә керүе турындагы карарны бары тик халык арасында референдум үткәреп кенә кабул итәргә мөмкин дигән. Ә аңарчы Әрмәнстан белән Европа берлеге "юл харитасы" сызарга тиеш, дип саный Пашинян.

  • 2023 елның октябрендә Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян Европа парламентында чыгыш ясаганда Әрмәнстанда Европа берлегенә керү мөмкинлеге турында актив фикер алышулар бара, дигән иде.
  • Бу белдерүдән соң берничә ай үткәч, Европа парламенты Европа комиссиясе белән Европа шурасына Ереванны Брүссел белән хезмәттәшлеген киңәйтү омтылышында хупларга чакырган махсус резолюция кабул итте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG