Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нетаньяһу Польшага килә калса, президент Дуда аны кулга алмауны сорый


Анджей Дуда һәм Биньямин Нетаньяһу
Анджей Дуда һәм Биньямин Нетаньяһу

Дуданың бу тәкъдиме Польша хөкүмәтен авыр хәлгә куярга мөмкин, чөнки Варшау Рим статутын имзалаганга күрә, Халыкара җинаять мәхкәмәсе карарларын да үтәргә бурычлы.

Польша президенты Анджей Дуда әгәр килә калса, Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһуны Польшада кулга алмауны сорый.

Бу хакта Дуданың Польша премьер-министры Дональд Тускка язган хатына сылтама белән Bloomberg хәбәр итә.

27 гыйнварда Нетаньяһу Освенцим наци концлагерен азат итүгә 80 ел тулу уңаеннан үткәреләсе чараларга килергә мөмкин. Былтыр ноябрьдә Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу белән илнең элекке саклану министры Йоав Галантны кулга алу карары чыгарган иде.

Bloomberg язмасында әйтелгәнчә, Дуданың бу тәкъдиме Польша хөкүмәтен авыр хәлгә куярга мөмкин, чөнки Варшау Рим статутын имзалаганга күрә, Халыкара җинаять мәхкәмәсе карарларын да үтәргә бурычлы. Үзенең хатында Польша президентны Нетаньяһуны кулга алуны булдырмыйча, бер үк вакытта халыкара хокукка ихтирамны да саклап калырлык адекват формула уйлап табарга чакыра.

Израил премьер-министрының вәкиле Польшадагы чарага әлегә Нетаньяһуны чакырмадылар, дип белдергән.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе Нетаньяһуны һәм Галантны Газзә сызыгында кылган сугыш җинаятьләрендә һәм кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепли.

  • 2023 елда Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Русия президенты Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды.
  • Былтыр 2 сентябрьдә Путин Монголиягә барды. Аны илнең президенты Ухнаагийн Хурэлсух Халхин-Гол елгасында совет һәм монгол гаскәрләренең япон кораллы көчләрен бергәләп җиңүенә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашу өчен чакырган иде.
  • Монголия исә - Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутын имзалаган илләрнең берсе. Халыкара җинаять мәхкәмәсе кулга алу турында карар чыгарганнан бирле Путин Рим статутын имзалаган илгә беренче тапкыр барды.
  • Монголия Путинны Һаагадагы Халыкара җинаять ордеры нигезендә тоткарламаячакбыз дип белдерде.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе Монголияне 2024 елның сентябре башында Путинны кулга алудан баш тарткан өчен бурычларын үтәмәүдә гаепләде. Монголия Путинны кулга алмавы һәм аны мәхкәмәгә тапшырмавы белән мәхкәмәнең бу мәсьәләдә хезмәттәшлек итү үтенечен үтәмәде, бу исә Рим статуты нигезләмәләренә каршы килә һәм мәхкәмәгә үз функцияләре белән вәкаләтләрен тормышка ашырырга комачаулады, диелә мәхкәмәнең Беренчел карау пулаты белдерүендә.
  • 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘС Израилгә һөҗүм итте. 1200 кеше, нигездә сивил затлар үлде. 250 дән артык кеше тотык итеп алынды.
  • Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итү. Газзә сызыгындагы меңләгән кешеләр өйләреннән китәргә мәҗбүр булды. Хәрби хәрәкәтләр зур җимереклекләргә, корбаннарга китерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG