Украина Югары Радасы Русия империясенең 1763-1864 елларда Урыс-Кавказ сугышы вакытында чиркәс халкын геноцидка дучар итүен таныган. Бу хакта депутат Ярослав Юрчишин хәбәр итте.
Украин депутатлары империянең гамәлләрен хөкем итеп, чиркәсләрне күпләп юк итүнең һәм аларны тарихи ватаннарыннан мәҗбүриләп кууның корбаны булучыларга теләктәшлек белдергән. Шул рәвешле чиркәсләрнең "репатриациягә һәм үзбилгеләнүгә" хокуклары танылган.
Тавыш бирүләр вакытында карарны 232 депутат хуплады, дип белдерде Юрчишин.
"Европа теләктәшлеге" вәкиле Алексей Гончаренко бу тәкъдимне әзерләгән авторларның берсе булуын җиткерде. Ул Русия империясе Урыс-Кавказ сугышы вакытында (1763-1864) этник чистарту алып барган, чиркәсләрне мәҗбүри күчергән һәм күпләп үтергән дип искәртә.
"Шуның нәтиҗәсендә чиркәсләрнең 90 проценттан артыгы юк ителгән яки куылган. Украина бу җинаять корбаннарының истәлеген олылый, империянең колониаль сәясәтен хөкем итә һәм дөнья илләрен бу геноцидны танырга чакыра", ди ул.
Мария Мезенцева ("Слуга народа") әлеге карар - вакытлы тикшерү комиссиясенең уртак эше дип ачыклык кертте. Ул документның төп кагыйдәләрен китерде:
- 1763-1864 елларда чиркәсләрне күпләп юк итүне һәм аларны тарихи ватаннарыннан кууны рәсми тану;
- чиркәс халкына теләктәшлек белдерү һәм җинаять корбаннарының истәлеген олылау;
- "чиркәс җәмгыятен зур югалтуларга китергән" Русия империясенең гамәлләрен хөкем итү;
- бу җинаятьләрне геноцид дип тану үтенече белән башка илләргә һәм оешмаларга мөрәҗәгать итү;
- репатриация һәм үзбилгеләнү хокукы бирү;
- Русия пропагандасының тарихи фактларны бозып күрсәтергә омтылуын хөкем итү;
- Югары Раданың тиешле оешмаларына чираттагы адымнарны әзерләргә кушу: белем бирү һәм тикшеренү програмнары булдыру.
"Империяләрне җимерү – халыкларның азатлыгына юл", ди Мезенцева.
Радага чиркәсләр геноцидын тану турындагы карар өлгесен карауга 2022 елның июнендә керттеләр. Аның авторлары дип 16 депутат күрсәтелде. Аңлатма язуында исә Югары Радага геноцидны тану үтенече белән 6 июньдә чиркәс милли хәрәкәте вәкилләренең мөрәҗәгать итүе әйтелгән иде.
"Әгәр Югары Рада бу карарны хупласа, чиркәс халкы Чиркәсне торгазу эшендә мөһим сәяси һәм хокукый казанышка ия булачак", дип белдерделәр ул чакта Берләшкән Чиркәс шурасында.
Моңа кадәр Урыс-Кавказ сугышы вакытында чиркәсләр геноциды булуын раслаган бердәнбер ил – Грузия иде. Мондый документны анда 2011 елда кабул иттеләр.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Украина Чечняны басып алынган җир дип һәм ингушларның дәүләтчелеккә хокукын таныды. Украина президенты Владимир Зеленский Краснодар төбдәген "тарихи яктан украиннар яшәгән җирләр" исемлегенә кертте.
- Урыс-Кавказ сугышы һәм чиркәсләрне Госманлы империясенә күпләп сөрү аркасында чиркәсләрнең тарихи ватаннарында бары тик биш процентлап кына вәкиле калган. Хәзерге вакытта чиркәсләр дөньяның 50дән артык илендә яши.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум