Узган елның декабреннән бу елның ноябренә кадәр Русиядә үлем-китем очраклары 2 миллион 400 меңнән артып киткән, дип хәбәр итә "Ведомости". Басма демографларга сылтама белән моннан да начаррак күрсәткечләр Икенче дөнья сугышы вакытында гына булуын искәртә: 1941 елдан 1945 елга кадәр үлем-китем 2-3 тапкыр югарырак булган.
Шул вакыттан соң иң күп үлем очраклары 2003 елда теркәлгән, ул чакта 2 миллион 370 мең русияле үлгән.
Шул ук вакытта соңгы 12 айда халыкның кимүе 1 миллион кешегә җиткән диелә, бу соңгы 20 елда иң зур күрсәткеч.
Чамадан тыш артык үлемнәрнең сәбәбе - COVID-19 пандемиясе. Коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматына күрә, ноябрьдә генә дә авырудан һәм ул китергән нәтиҗәләрдән көненә уртача 1222 русияле үлгән.
Шулай да, демографлар әйтүенчә, сәбәп коронавируста гына түгел: чамадан тыш үлем-китемдә 200 мең кешенең үлеме COVID-19 белән бәйле түгел. Кайбер белгечләр әйтүенчә, моңа сәламәтлек саклау системына артык эш йөкләнгәнлек сәбәпче.
Чамадан тыш арткан үлем-китемгә халыкның өлкәнәюе дә йогынты ясаган: әгәр 2020 елда Русиядә 60 яшьтән өлкәнәкләрнең саны 32,8 миллион булган булса, бу ел башында әлеге күрсәткеч – 33,5 миллион. Моннан тыш, наркотиклар һәм хәмер кулланудан үлү очраклары да берничә меңгә арткан.
Ноябрь башында Британиянең BMJ журналы, 2020 елда көтелгән гомер озынлыгы кыскаруы ягыннан 37 ил арасында Русия беренче урында тора дип хәбәр иткән иде. Көтелгән гомер озынлыгы Русиядә нык кимегән: ирләрдә 2,33 елга, хатын-кызларда — 2,14 елга.
Русиядә көтелгән гомер озынлыгын Росстат исәпләп чыгара. 2020 елда ул уртача 71,54 ел булган. РБК язуынча, 2020 елда көтелгән гомер озынлыгы 2003 елдан соң беренче мәртәбә кыскарган (уртача 1,75 елга).
Татарстанда да коронавирус пандемиясе аркасында көтелгән гомер озынлыгы кимегән.
2019 ел белән чагыштырганда узган ел республикада көтелгән гомер озынлыгы 2,42 елга кыскарган. 2020 ел нәтиҗәләренә күрә бу күрсәткеч 72,61 ел булган (хатын-кызларда – 77, 72 ел, ирләрдә - 67,35 ел). 2019 елда көтелгән гомер озынлыгы 75,03 ел булган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!